10 июль 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов «эссе җәй өчен җаваплы зат» билгеләргә кирәк дип шаяртты
Республика узган ял көннәреннән салкын атмосфера фронты йогынтысында һәм яңгыр, яшен һәм көчле җил алып килде.
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
VIII Мөселман яшьләре форумында дәресләр рус телендә укытылачак
Форумның бер көне тулысынча татар теленә багышланачак.
-
Әлифба эзеннән. Татарның төп китабын язган кешенең гыйбрәтле язмышы бар
Бер көнне якташларым белән татар Әлифбасы “атасы” Сәләй Вәгыйзовның туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр чыктык. Үзе исән чагында Сәләй аганы бер-ике мәртәбә күргәнем булды, әмма, ни сәбәпледер, гәпләшеп утырмаганмын. Бу минем тарафтан олы мәгънәсезлек иде. Юлда барганда якташларым – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” директоры Дамир Таҗиев, “Казан Арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов Сәләй ага турында сөйләгәндә, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем.
-
АНТАЛИЯ САБАНТУЕНДА - САБА МЕНДӘРЛӘРЕ
Кайларда гына сибелеп яшәми безнең татар халкы… Рәсми чыганакларга караганда, дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип исәпләнелә. Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШда, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Төрле исәпләүләр буенча, 10 меңгә якын татар бүгенге көндә кояшлы Төркиядә гомер кичерә. Чит төбәктә булсалар да, милләттәшләребез туган телләрен олылап, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр, милли бәйрәмнәр, якташлар очрашулары үткәрәләр,туган як белән араны өзмиләр. Күптән түгел Төркиянең диңгез буенда урнашкан Анталия курорт шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабантуе үткәрелүе турында бөтен интернет шаулады, үзәк газеталар да язып чыкты. Бирегә Сабабызның «Саба сувенирлары» гаилә компаниясе дә зур кунак буларак чакырылган иде. Әлеге сәяхәттәге кичерешләре турында һөнәрчеләрнең үзләреннән- милли бизәкле сувенирлар җитештерүче Лилия һәм Фәрит Вафиннардан сораштырдык.
-
Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.
-
Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ирен Уфа аэропортында тоткарлаганнар
Бүген Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында гаилә башлыгы банктан урланган акчаның кая китүе турында сөйләячәк.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Ришат Төхвәтуллинның сырхауханәгә килүе көтелмәгәнчә тәмамланган (ВИДЕО)
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин Казанның 7нче сырхауханәсенә әтисенең хәлен белергә килгән. Видеодан күренгәнчә, бер уңайдан концерт та куеп киткән, ахрысы.
-
Бүләк уйнатачакбыз
Июль ае җитүгә, газета укучыларыбыз «Бүләкләрне кайчан уйнатасыз?» дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр.
-
«Автоледи»да катнаш
Автомобиль йөртүче гүзәл затларыбыз арасында үткәрелүче «Автоледи» бәйгесе быел да 13 июль көнне (14.00 сәгатьтә) руль артында оста һәм җитез хәрәкәтләнүче хатын-кызларны көч сынашырга чакыра.
-
Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт” турында: “Мондый аралашуны бер нәрсә дә алыштыра алмый”
Палатка, учак һәм гитара сүзләрен биредә 26 нчы җәй кабатлыйлар. “Изге Биләргә кайттык“ дип тә әйтергә ярата мондагылар. Халыкара “Сәләт“ уку-укыту форумнары үз эшчәнлеген, ә сәлкешләр Биләргә кайтуын дәвам итә. 4 июльдә “Сәләт“ форумының өченче сменасы башланып китте.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Биләрдә “Сәләт " халыкара форумында
Бу көннәрдә Биләрдә “Сәләт " халыкара форумы уза. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан яшьләре белән идеяләрне тормышка ашыру механизмнары турында фикер алышу өчен фестивальдә булды.
-
“Булгария” турында җырчы Альбина Кармышева: “Ирем бу теплоходта бүтән эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган”
Бүген 10 июль. Бу көн Татарстан тарихына һәм, гомумән, илебез тарихына кара тап булып язылып калды. 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы су астына китте. Бортта булган 201 кешенең бары тик 79гы гына исән кала. Быел бу кара датага 8 ел булды.
-
Россия юлларында шакмаклы светофорлар урнаштырачаклар
Аларның лампасы кызыл, сары һәм яшел төсләр өлешен тулысынча алып торачак.