10 июль 2019 яңалыклары
-
Җырчы Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичерә
Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичә, җырчының әтисе вафат булган. Бу хакта Иркә инстаграмында хәбәр итте. «Авыр… Кайдан гына көчләр табыйм… Әтием, китте… Кайтмаска дип китте…», дип язган җырчы. Әлеге язма астында Иркәнең инстадуслары аның кайгысын уртаклашкан, сабырлык теләгән.
-
"Шоколад" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып киттеләр
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Алсу Фазлыева: «Ашый-ашый ябыктык»
Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябыга башларга кирәк дигән фикер сызылып үтә. Йөз дә беренче кат! Шуңа да карамастан үзеңне бу юлы моның тукран тәүбәсе генә булып калмаячагына ышандырасы килә. Әнә бит кешеләр үзләрен «җиңә» – мин кемнән ким дисең. Мондый ниятең булу «250 ел элек кабул ителгән калория теориясе эшләми», – дип лаф орудан, фастфуд корбаны булып калудан мең тапкыр хәерлерәк. Эшне нидән башларга соң? Дөрес, башка тай типмәгән, кайбер чит ил җырчылары кебек бил ясыйм дип кабырга алдырмыйсың инде. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.
-
Космонавтлыкка кандидат булучылар әзерләнү өчен Татарстанга килде
Халыкара космик станциягә очарга җыенучылар республикада парашют әзерлеге узачак.
-
“Әле балаларны аякка бастырасы иде”. Сигез ел элек бу көнне куркыныч фаҗига булды
Моннан сигез ел элек булган фаҗига әле дә онытылмый. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәткә очрап, анда 122 кешенең гомере өзелде. Шулардан 28е – балалар. Идел буйлап сәяхәткә чыккан 79 юлчыны коткарып кала алдылар.
-
ГАИЛӘ – БӘХЕТ НИГЕЗЕ
Районыбызда гаилә кыйммәтләрен саклап, яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып, яшәү өлгеләре белән башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр күп. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә торган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале быел районыбызда тугызынчы гаиләгә тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Ике басу Арташ авылында яшәүче Гандәлиф һәм Әхмәтгаян Кәримовлар лаек булды.
-
Салават Фәтхетдинов белән Венера Ганиева дуслашканнар?
Халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева арасыннан кара мәче үткән иде. Бу айда алар бер-берсе белән дус булуларын студентлар арасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында күрсәтсәләр, Венера Ганиева 9 июль Салават Фәтхетдинов белән төшкән яшьлек фотоларын инстаграм битендә урнаштырды.
-
Гүзәл Удачина: Татарстанда ел башыннан бирле егерме бала тәрәзәдән егылып төшкән
Балалар омбудсмены ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
-
День полета на зонтике
Иногда так хочется поймать Ветер Перемен в тугое крыло зонтика! И умчаться вместе с неугомонной Мери Поппинс .. дарить всем лето. Давайте сегодня вспомним, как это здорово!