11 февраль 2019 яңалыклары
-
Нурбәк Батулла һәм аның командасы теләге булганнарны импровизациягә өйрәтә башлый
"Театрда импровизация" актерлык лабораториясен үткәрүче команда 23 февральгә кадәр катнашучылардан гаризалар кабул итә.
-
Шекше авыл җирлегендә Миннислам Гомәров истәлегенә багышланган "Уйна, гармун" исемендәге район гармунчылары фестивале үтте
9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды.
-
Татарстан Республикасының КВН юбилей фестивале
Кичә КФУның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасының КВН юбилей фестивале узды. Анда йөздән артык КВН командасы катнашты.
-
Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә
Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркемен җитәкли.
-
Песков Путинның Казанга киләчәген хәбәр итте
Россия Президенты эш сәфәре белән Татарстан башкаласына сишәмбе, 12 февральдә килер дип көтелә.
-
Элвин Грей: "Татар җырларына сыйфат җитми"
Популяр җырчы Элвин Грей, Тукай бүләген бирсәләр, алырга риза булуын белдерде, җырларны ничек туплавы һәм әзерләве турында сөйләде.
-
Мәгариф министры чын татар гимназиясе нинди булырга тиешлеген әйтте
Рафис Борһанов милли мохит сакланмаган милли уку йортлары исемлегенә Буа гимназиясен кертте.
-
Синоптиклар атна ахырында җылытачак дип фаразлый
14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.
-
Миңгол Галиев, җыр мәктәбе булдырып, җырчыларны тәрбияләргә теләвен әйтте
Элвин Грейның стадионнар җыеп җырлавы аның бөеклеген түгел, халыкның төшүен күрсәтә, - ди җырчы-мөгаллим.
-
Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова бер яшьлек кызын якыннан күрсәтә [фото-видео]
Шушы көннәрдә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтованың кызына 1 яшь тулган. Бу бәйрәмнән фото-видеолар белән Иркә шәхси инстаграм битендә уртаклашкан. Видеодан аңлашылганча, сабыйның туган көнен алар якыннары белән Казанның бер кафесында үткәргән.
-
11 - 17 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бу атнада Казанда Әлмәт театры гастрольләре үтә.
-
Казан хакимиятендә балаларны мәктәпләрдән сәүдә үзәкләренә эвакуацияләргә тәкъдим итәләр
Һәр мәктәп һәм һәр балалар бакчасына гадәттән тыш хәл булган очракта вакытлыча урнаштыру пункты беркетергә телиләр.
-
Байлар Сабасы бистәсеннән биш чакрым ераклыктагы урманда коткаручылар кар автомобиле ватылган ир-атларга ярдәм иткән
Гадәттән тыш хәл төнге өчтә Байлар Сабасы бистәсе янында булган.
-
Россия сәламәтлек саклау министры грипп эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак.
-
Шәмәрдәндә Ришат Төхватуллин концерты
7 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә татар җырчысы − Ришат Төхватуллинның «Утсыз төтен» дип исемләнгән концерт программасы булды.