11 май 2021 яңалыклары
-
Республика ифтарында Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алдылар
Татарстан Президенты бер минут тынлык игълан итте.
-
175нче мәктәптә фаҗига турында психолог Гарифуллин: укытучылар психотерапевт булырга тиеш
Казанның 175нче гимназиясендә атышка бәйле хәл укытучыларны һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен Россия мәктәпләрендә укытыла торган материалны яңадан карарга мәҗбүр итәргә тиеш. Чөнки ул чын тормышта булган хәлләргә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин хәбәр итте.
-
Хуҗалыклар басуга агу сибәргә чыгу вакытын умартачыларга хәбәр итеп торачак
Рапс чәчкән вакытта умарталарның урыны истә тотылачак.
-
Татарстан Президенты бүгенге фаҗигадә тагын бер кешенең һәлак булганлыгын әйтте
Нәтиҗәдә җиде баланың, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.
-
12 майга һава торышы
12 майда Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +5..+10˚, көнбатыш районнарда +15˚, көндез +25..+30˚ градус җылы булачак.
-
Авыл хуҗалыгы министры: Ике атнадан язгы чәчү эшләрен тәмамларбыз
Нурлат, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнарында чәчү эшләре ахырына якынлаша.
-
Мәдәният министрлыгы бүген һәм иртәгә мәдәни чараларның кичектерелүен хәбәр итә
Министрлык һәм мәдәният учреждениеләре Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең савыгуын тели.
-
Олы Кибәче авылында гомер итүче Зәйтүнә Сәгыйть кызы Союновага - 95 яшь
Бүген Олы Кибәче авылында гомер итүче Зәйтүнә Сәгыйть кызы Союнова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.
-
Татарстан аграрийларына язгы кыр эшләре өчен 3,5 млрд сум субсидия бирелгән
Аграрийлар өчен бу елга каралган дәүләт ярдәменең дүрттән бер өлеше язгы кыр эшләренә тотылган.
-
Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде
Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарган.
-
Казан мәктәбендә атучы тоткарланган
Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.
-
Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 4нче этабы
8нче май көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Башкортостан республикасыннан, Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Йошкар-Ола, Киров шәһәрләреннән спортчылар көч сынашты.
-
Профессиональное аварийно-спасательное формирование АО «Транснефть – Прикамье» аттестовано комиссией Министерства энергетики РФ
Профессиональное аварийно-спасательное формирование (ПАСФ) АО «Транснефть – Прикамье» аттестовано комиссией Министерства энергетики РФ на ведение газоспасательных работ. Подразделение создано для обеспечения готовности предприятия к локализации и ликвидации последствий чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера.
-
Чыганак: Казанның 175нче мәктәбендә атыш булган
Белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.
-
Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажиры һәлак булган
Авария Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында килеп чыккан.