Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 4нче этабы
8нче май көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Башкортостан республикасыннан, Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Йошкар-Ола, Киров шәһәрләреннән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы кубогы”ның 4 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)
2 урын – Блажин Станислав (Киров өлкәсе)
3 урын – Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе районы)
“В” категориясендә:
1 урын – Емешев Дмитрий (Казан шәһәре)
2 урын – Конышев Алексей (Киров өлкәсе)
3 урын – Тарасов Сергей (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Гарипова Алия («СШ «Сабантуй»)
2 урын – Абсалихов Рөстәм («СШ «Сабантуй»)
3 урын – Шигапов Илгиз («СШ «Сабантуй»).
Командалар арасында призлы урын алучылар:
1 урын –“Уфа” командасы
2 урын – “Сабантуй” командасы (Ибатуллин Айрат, Мингараев Камил, Гарипова Алия)
3 урын – “Казан” командасы.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев