11 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Чат татары: Без авыл мулласын кулга күтәреп йөрергә әзер
Себер татарларының юкка чыгып баручы борынгы авылын Навил хәзрәт рухи һәм туристик үзәккә әверелдергән.
-
Бөгелмәдә машина белән поезд бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек кыз һәлак булган
Машина йөртүче хатын-кыз тимер юл кичүендә светофорның тыелган сигналына чыккан.
-
21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю законын күпчелек ведомстволар хуплаган
Инициатива буенча җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышулар булды, диде Олег Салагай.
-
КОЛАКСЫЗ КАЛА ЯЗГАН
Августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны алдагы айлар белән чагыштырганда артты. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле аеруча тупас бозган 14 йөртүчегә беркетмә төзелде.
-
Алексей Песошин Россия Хәрби диңгез флотының гаскәр башлыгы белән очрашты
Николай Евменов Яшел Үзәндә 22800 “Тайфун” проектлы кече ракета корабле корпусы төзелешен башлау тантанасына килде.
-
Быел беренче тапкыр салым турында хәбәр квитанциясез була
Квитанция урынына бирелгән язмада салымны бюджет системасына күчерү өчен кирәкле барлык реквизитлар бирелә.
-
Әлмәтле, 12 миллионга өмет итеп, 701 меңеннән колак каккан
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.
-
Эксперт: Тукай районында табылган үрмәкүч агулы, әмма олылар өчен куркыныч түгел
Яңа бистәдә яшәүчеләр Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән сирәк төрдәге үрмәкүчкә юлыккан.
-
Комбайннары иске булса да
Быел катлаулы шартларда башланып киткән уракта “Игенче” хуҗалыгы механизаторлары да сынатмады. Барысы 2299 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылып, ындыр табакларына кайтты.
-
Данир Сабировның Элвин Грейның хатыны буласы килә
Элвин Грейның инстаграм аккаунтындагы чираттагы посты шау-шу куптарды. Җырчы бармагын төртеп төшкән фото астында "Бүген мәктәпкә барасызмы?" дип сораган. Берни дә юк кебек, әмма...
-
Казан артында танклар йөри
Әлеге видеокадрлар белән социаль челтерләрдә уртаклашканнар. Казан артындагы Салмачи җирлегендә, шәхси йортлар яныннан берничә хәрби танк узып киткән. Эшнең нидә икәнен әлегә ачыкланмаган. Салмачидан ерак түгел генә Казан танк училищесы урнашкан.
-
Ирек Ризаев BMX велоспорт буенча «Almetyevsk contest» Халыкара ярышларында җиңде
Ярышлардан соң, 2020 елгы Олимпия уеннарына сайлап алу рейтингы төзелә.
-
Россиядә беренче ислам фәннәре докторларының исеме билгеле булды
“Аллаһ китабыннан кала, барлык китаплар да хаталардан азат түгел”, - диде диссертация яклаучы Рәшид Сибгатуллин.
-
АЛДАГЫ КӨННӘРГӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН
Сайлауларга, нинди дәрәҗәдә булмасын, бездә элек-электән мөһим вакыйга итеп карыйлар. Авылларда ул үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала, клублардан музыка агыла. Якшәмбедә һава торышы да җылы һәм кояшлы иде. Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты.
-
КФУда татар телен бушлай укытачаклар
Татарстан башкаласы халкын Казан федераль университетына бушлай татар теле курсларына чакыралар. Гаризаны 12-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.