11 декабрь 2022 яңалыклары
-
Сабада Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш турниры
Кичә Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш турнирына республиканың 13 районыннан 127 көрәшче килде.
-
Ришвәтче җитәкче булмасын
Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ул – кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара торган җинаять төрләренең берсе.
-
Рәмзия Габделхакова: «Мин сездә булган идем…»
Хәзер язсам да ярыйдыр инде. Соңгы һөҗүмгә без Суфиян абый белән бергә кердек. Бергә Краков госпиталендә яттык. Ул үзенең исән калмасын аңлады, үлем көтеп яшәде. Хатларны минем исемнән яздырды. Мин инде үлгән, барыбер өмет юк, диде. Хәлләрегезне беләсе килде. Бик сагынды. Мин кайта алмам инде, диде. Сезгә берни белдерәсе, кабат өметләндерәсе килмәде…
-
10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты
Бу салатларны майонез белән болгатып та, катлам-катлам өеп ясасагыз да була. Без сезгә әлеге салатлар өчен кирәк булган ингредиентлар исемлеген тәкъдим итәбез. Аларның күләме исә табынга чыгачак салатның ничә кешегә исәпләнүеннән карап билгели аласыз.
-
Гүзәллек тудыручы Гүзәл
Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова үзенең күңел матурлыгын төрле кул эшләренә күчерә.