Ришвәтче җитәкче булмасын
Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ул – кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара торган җинаять төрләренең берсе.
Нинди генә чорда булса да, ришвәтчелек кешедәге уңай сыйфатларга тискәре йогынты ясый. Аларда тагын да күбрәк акча, байлык туплау фикере туа. Кеше үзенең “ришвәтчелелек сазлыгы”на кереп киткәнлеген сизми дә кала.
Үз хезмәт урыныннан явызларча файдаланган, акча колы булган кешеләр олы дәрәҗәгә лаек түгел, аларны җитәкче булып эшләүдән азат итәргә кирәк дип саныйм. Ятим балалар, инвалидлар өлешенә кул сузучыларга кануннар катгый булырга тиеш.
Азалия Бәшәрова
Шәмәрдән “Үсеш” лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев