12 ноябрь 2019 яңалыклары
-
“Башваткыч” уены
Олы Кибәче авылы клубында “Башваткыч” уены үткәрелде. Һәрбер катнашкан уенчы барлык бирелгән сорауларга да дөрес җавап бирде. Иң куп җавап табучы Хабибуллина Таңсылу булды. Ул күп баллар җыйды. Һәм супер-уенда катнашты. Бер минут эчендә, бирелгән мәкальне белде һәм җиңүче булды. Уен тәмамлангач катнашкан уенчыларга бүләкләр бирелде. Барлык балалар да канәгать калды.
-
Салават Фәтхетдинов тавыгына ни булган?
Җырчы Салават Фәтхетдинов үзегең истаграмында менә шундый фото куйган. Фотога «Вакыт булганда Челны-бройлер чебешләрен эшкәртеп куйдым әле. Әйттем хатынга колбаса ашатма дип. Нык зур үскәннәр», дип язылган.
-
Киләсе елда 120 көн ял итәчәкбез
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга производство календарен төзеде.
-
Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы була
Пәнҗешәмбедән республика территориясендә һава торышын көнбатыштан килгән антициклон билгеләячәк.
-
Татар орнаменты. Түбәтәй бизәү
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында рәсем шөгыле татар халкының орнаментлары, гореф-гадәтләре турында тәрбияче Гөлинә Флорид кызының слайдлар һәм картиналар ярдәмендә кызыклы әңгәмәсе белән башланып китте. Балалар татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, декоратив-гамәли сәнгатьнең гүзәл төре- татар чигелеше белән таныштылар. Күңелле ял итеп, "Түбәтәй" уенын уйнадылар. Шөгыль түбәтәйгә милли бизәкләр ясап, аларны матур итеп буяу белән дәвам итте.
-
Синичкин день
Несколько лет назад в России появился еще один экологический праздник – Синичкин день. Он создан по инициативе Союза охраны птиц России и отмечается 12 ноября.