13 февраль 2020 яңалыклары
-
Зинира-Ризат Рамазановлар концертларын күчерә
Зинира һәм Ризат Рамазановлар Кукмара һәм Арчадагы концертларын күчерергә мәҗбүр. Күңелсез яңалык белән артистлар инстаграмда бүлешә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Зинира җитди авырып киткән - тавышына да зыян килгән.
-
Казанда меңгә якын милләттәш-студент өчен беренче тапкыр очрашу оештырдылар
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе әлеге җыенны ун елга тәүге тапкыр уздырылганын әйтте.
-
Гүзәл, Салават Миңнеханов, Лейна, Мөнир Рахмаев Казанда хәйрия концертында чыгыш ясаячак
Бәйрәм вакытында хәйрия ярминкәсе эшләячәк.
-
Татарстанда томан вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр
Бүген кич һәм төнлә республикада күз күреме начарлануы көтелә.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә агачка яндырып рәсем ясау дәресләре
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә «Агачка яндырып рәсем ясау» исеме астында дәресләр уткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
«Татар-информ» Илнар Миранов концертын онлайн күрсәтә
Концерт бүген 20:00 сәгатьтә башлана.
-
Явлаштау мәктәбе укучылары "ТНВ"да "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар
2020 елның 9 февралендә Явлаштау мәктәбе укучылары "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу телевикторинасында катнаштылар.
-
«Идел-Пресс» нәшрият комплексы Италиядән сатып алынган станокны эшләтеп җибәрде
Trim & Perf 600 станогының җитештерүчәнлеге сәгатенә уртача 5 мең нөсхә тәшкил итә.
-
Миңнеханов Крутой белән «Яңа дулкын»да татар музыкасы көнен үткәрү турында килеште
Казан Кремлендә искәртүләренчә, фестивальдә кайбер танылган, популяр артистларның татар телендә берәр җыр башкарулары да мөмкин.
-
Эзмә авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның отчет - иҗат концерты
9 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Эзмә авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Жырлыйк туган якта» дип исемләнгән отчет - иҗат концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкошлар белән каршы алдылар.
-
Казан Кремлендә Президентка мөрәҗәгать юллауның иң кулай формасы хакында искәрттеләр
Интернет-мөрәҗәгатьләр өчен ТР Президентының рәсми сайтында махсус «Интернет-кабул итү» сервисы бар.
-
Россиядә көндез тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр
Законны бозган физик затларга кисәтү ясаячаклар яки 500-3000 сум күләмендә административ штрафка тартачаклар.
-
Гашыйклар көне алдыннан интернет-кибетләрдән бизәнү әйберләрен ешрак сатып алалар
Казанлылар 14 февральгә бүләкләр сатып алу өчен Россия буенча уртача алганнан 15 процентка күбрәк акча сарыф иткән.
-
Дәүләт Советында пилотсыз автомобильләр турында беренче закон проектын эшләделәр
РФ Дәүләт Думасы Рәисе ТР Дәүләт Советыннан инновацион транспорт чараларын үстерү өчен тәкъдимнәр кертүне сорады.
-
Җәлил укулары
Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләде. «Шигырьләрем - тере шаһитларым», «Исемен калды монлы бер булып, узеннән сон килгән буынга...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать барышында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлары яңгырады.