Гашыйклар көне алдыннан интернет-кибетләрдән бизәнү әйберләрен ешрак сатып алалар
Казанлылар 14 февральгә бүләкләр сатып алу өчен Россия буенча уртача алганнан 15 процентка күбрәк акча сарыф иткән.
14 февраль, Гашыйклар көне уңаеннан казанлылар яраткан кешеләренә хис-кичерешләр бүләк итәргә ниятли. «Татар-информ» агентлыгына Ozon E-commerce клиент тәҗрибәсе лабораториясендә шулай дип белдерделәр.
«Гашыйклар көнендә Казанда яшәүчеләр өчен хис-кичерешләр матди бүләкләрдән әһәмиятлерәк. Интернет-сатып алучыларның заказларыннан чыгып фикер йөрткәндә, казанлылар Гашыйклар көнен сөйгәннәре белән икәүдән-икәү үткәрүне хуп күрә», - дип искәрттеләр компаниядә.
Әйтик, өйдә романтик мохит тудыру өчен казанлылар хуш исле майларга заказ бирә – февральдә аларны сату 2020 елдагы уртача күрсәткечкә караганда 188 процентка арткан. Шулай ук йөрәк һәм шәм рәвешендәге һава шарлары (аларны сату 121 процентка арткан) да популяр.
6-11 февральдә казанлылар зәркән эшләнмәләрне актив сатып алган. Бәйрәм алды чорында аларны сату күләме 346 процентка арткан. Әлеге категориягә кергән товарлар арасында алка һәм алсу төстәге алтын яки көмештән эшләнгән асма бизәкләр аеруча популяр.
Фото: архив/Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев