13 март 2016 яңалыклары
-
Казанда шәрә чәчтарашлар эшләүче салон ачылган
Шәрә кызлар эшләүче бу салонның катгый кагыйдәләре бар. Беренчедән, клиентларга 18 яшь тулган булырга тиеш. Икенчедән, чәч алдырырга килүчеләрнең исемнәре сер булып саклана. Бәяләр турында исә ачыктан-ачык бернинди мәгълүмат та бирелми. Чыганак:http://www.almet-rt.ru
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлекләре, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Югары Симет урта мәктәбе директоры урынбасары Фәүзия Мәсгуть кызы Махиева, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Наилә Мансур кызы Сөләйманова, Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнар Нәҗип кызы Хисамова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Сабада эш бирүчеләр тарафыннан хокукың бозылса “кайнар” телефон линиясенә хәбәр ит
Саба муниципаль районы башкарма комитетында эш бирүчеләр тарафыннан тиешле теркәлү үтмичә эш урыннары булдыру, рәсми килешү төземичә эшкә урнашу, хезмәт хакын "конвертта" түләү һәм хезмәт турындагы законнарның бозылуы очраклары турында хәбәрләр кабул итү өчен "кайнар" телефон линиясе (2-38-43) эшли башлады.
-
“Ел хатын-кызы” җиңүчеләре – Президентта [+фоторепортаж]
4 мартта Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президент белән очрашуда сабалылар да бар иде. Шәхси эшмәкәр Гөлнара Галимова, финанс-бюджет палатасы бүлек начальнигы Гөлнара Заһидуллина, Кызыл...
-
Татарстан механизаторы Путин кулыннан бүләк алды [+видео]
10 мартта, Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин илнең күренекле кешеләренә һәм кайбер чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге мәртәбәле тантанага 40 кеше чакырылган. Алар арасында якташыбыз Яңа Чишмә районының "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы механизаторы Ринат Сөләйманов та бар иде. Аңа Россия Президенты Указы нигезендә...
-
Күпбалалы гаиләләр нинди ташламаларга ия
Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия.
-
Саба районының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат [фоторепортаж]
-
Что бывает, если учиться водить не на учебной машине [+видео]
В интернете набирает популярность видеоролик, на котором женщина за рулем обучается вождению. Судя по произошедшему, обучение производилось знакомым или родственником на обычном автомобиле, не оборудованном дублирующими педалями. Что из этого вышло - смотрите в видео. Источник: auto.kazanfirst.ru
-
Рәшит Шамкай кабат сәхнәгә кайта
Яңа ел алдыннан Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай инфаркт кичерде. Ул вакытта Рәшит абый: "Концертларга нокта куелды", - дигән иде. Әмма юмор остасы яраткан тамашачысын сөендерергә уйлаган. 19 мартта узачак "Мишәрләрем" концертында Рәшит Шамкайны да күреп булачак. - Иң беренче тапкыр оештырылган "Мишәрләрем" концертында катнаштым да, аннан соң минем белән...