Күпбалалы гаиләләр нинди ташламаларга ия
Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия.
- Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2016 елдан аның күләме 114 сум).
- Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган (258 сум).
- Балалар бакчасына түләүнең беренче сабый өчен 20 проценты, икенчесенә - 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсацияләнә.
- Болардан тыш, гаиләнең кеременә бәйле рәвештә дә дәүләт ярдәме каралган.
- Гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумы, ягъни 7775 сумнан азрак булганда, ай саен аз керемле гаиләгә бала өчен 281 сум, ә ялгыз әниләргә 745 сум пособие бирелә.
- Гаиләдә бер кешегә керем 20 меңнән артмаган очракта, балалар бакчасына түләгәндә, өстәмә компенсация каралган.
- Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, шулай үк гаилә кеременә бәйле рәвештә субсидия бирелә.
Әлеге ташламалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, теркәлү буенча урнашкан социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев