13 июль 2018 яңалыклары
-
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Зәй районында балыкның күпләп үлүе хакында хәбәр итә
Шаһитлар раславынча, үлгән балыклар Дала Зәе елгасы яр буенда йөзеп йөри.
-
Балалар эш белән чыныга
Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Кемнәрдер мәктәп яны һәм башка төрле лагерьларда сәламәтлекләрен чыныктырса, авылда әби-бабайда ял итүчеләр дә, каникулларын файдалы хезмәт белән үткәрүчеләр дә бар. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, июнь аенда районыбызның 258 укучысы төрле оешма һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү нигезендә эшләгән. Ә гомумән алганда, җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы тора. Район мәгариф бүлеге мәгълүматларына карасак, быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә. Районыбызның башка мәктәпләрендә дә укучылар хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. Без, үз чиратыбызда, гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиевадан укучыларының хезмәт чирекләрен ничек уздырулары турында якыннан кызыксынырга булдык.
-
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә чакырды
Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашты.
-
Белгечләр гөмбә җыю кагыйдәләрен искәртә
Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә.
-
Сәләт-Саба аланы сменасының санаулы көннәре калып бара
Сәләт-Саба аланы үз эшен дәвам итә. Аланда көн дә балалар өчен кызыклы чаралар алып барыла.
-
“Мин бит әле артист кына”
Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаровның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык.
-
Мәскәүдә «Аулак өй»дә танышкан яшьләр татар гаиләләре төзи
Мәскәүдә татар яшьләре янә «Аулак өй»гә җыелды. Чарада 100 дән артык егетләр һәм кызлар катнашты.
-
Пеппероната с курицей
Рецепт.
-
Яңа танышым Тимер
Агымдагы ел мине кызыклы кешеләр белән очраштырып кына тора. Читтән торып укыганга күрә, минем Казан федераль университеты студентлары арасында танышларым аз иде. Чираттагы сессиядә социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының көндезге бүлегендә укучы егет белән таныштым. Язмамның герое Тимур Туктаров Казанга Ноябрьск шәһәреннән, ерак Себердән килгән.
-
ТӨЗЕГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ӨМЕТЛЕ
Җәй – төзелешләр чоры. Ел дәвамында кызу эш кайнаган авыл хуҗалыгы өлкәсендә фермаларны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр бара. Бу көннәрдә «Игенче» хуҗалыгында булып, биредәге төзелешләр белән танышып кайттык.
-
Татарстанның 708 педагогы грант алачак
Республикада грант алу өчен бәйгегә 1649 эш тапшырылган.
-
“Әни, киләсе елга хаҗга барасың...”
Быелгы Хаҗ сәфәренә җыенып чыгып китәргә дә күп вакыт калмады. Хаҗ ул – бик күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Гөлсирә апа Кадыйрова да – хаҗия. Аның белән шул хакта сөйләшергә дип күрештек.
-
Бүген Җирдә Кояшның супер Ай белән тотылуы күзәтеләчәк
Соңгы тапкыр мондый күренеш 1974 елда булган. Киләсе очрак 2080 елда гына күзәтеләчәк.
-
Оманнан үз машиналарында килгән сәяхәтчеләргә Коръәннең Казан басмасын мөфти бүләк итте
Оманнан килгән сәяхәтчеләр футбол буенча Дөнья чемпионаты узган шәһәрләргә сәфәр чыкканнар.
-
Яшен һәм көчле җил көтелә
Төнлә Казанда +14-16 градус, көндез +23-25 җылы булачак.