13 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Халык участок вәкаләтлесен бергәләп сайлыйк!
Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен уздырылучы Бөтенроссия "Халык участок вәкаләтлесе" конкурсы старт алды.
-
Районыбыз укучылары iPad планшетларга ия булдылар
Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә IT-Чемпионнарны - "Иң актив укучы" номинациясендә республика конкурсының 2 этабы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Республикабызның 9 районыннан килгән 27 укучы үзләренең лаеклы iPad и iPad mini планшетларын алдылар. Безнең районнан 3 укучы җиңүчеләр сафында - Саба гимназиясеннән 3а сыйныфы укучылары Заһидуллин Салават һәм Латыйпова Инзилә, Шәмәрдән...
-
Сабада "Автобабай" ярышы узды [+фото]
Сабада ел саен "Автоледи"ны ачыклау инде традициягә керсә дә, "Автобабай"лар ярышы булганы юк иде әле. Ниһаять, ЮХИДИнең район бүлекчәсе мондый бәйгене үткәрүгә дә алынды.
-
"Шундый яңа йортта яшәвебезгә күңел әле дә ышанмый"
Туктар авылында яшәүче Фәнзия Хәйбиеваны биш баласын намус белән тәрбияләве өчен былтыр Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләделәр. Ә чынбарлыкта Фәнзия 6 тапкыр әни булган хатын-кыз.
-
Түбән Шытсу мәктәбе укучылары мәктәп бәрәңгесен ярминкәдә сатарга исәпли
Түбән Шытсу урта мәктәбе укучылары мәктәп бәрәңгесен алдылар. Быел да бәрәңге уңышы канәгатьләнерлек булды. Алар 21 сентябрь көнне Казанда мәктәпләр арасында узачак ярминкәдә катнашырга әзерләнәләр.
-
Лесхоз бистәсенең "Нургали" мәчете биләмәсендә өмә узды [фоторепортаж]
12 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсендәге "НУРГАЛИ" мәчете биләмәсендә өмә үткәрелде. Шулай ук мәчет биләмәсендә төзекләндерү эшләре дә алып барыла. "ПМК-159" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре тулысынча киртә-коймаларны алыштыралар, юлларга асфальт җәяләр.