14 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев гомере буе туган республикага хезмәт итә
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне көчле шәхес, хәлиткеч, катгый һәм принципиаль моментларда эзлекле дип атады. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Киңәшчесенә кешелеклелек, сөйләшүләр алып бару, конфликтлы хәлләрдә салкын канлылык хас.
-
15 гыйнварга һава торышы
15 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -11..-16˚, көндез -7..-12˚ градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
-
Россиядә икенче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән
Вакцинация әле дә булса инфекция таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып кала.
-
Шәмәрдәндә “Иске Яңа ел белән!" исеме астында искечә яңа ел каршылау бәйрәме узды
Буранлап торуга карамастан, Шәмәрдән халкы чыршы тирәли ял итәргә җыелды. Үзешчәннәр дәртле җырларын башкардылар, бәйрәмгә килгән халык биеп-уйнап күңел ачты.
-
Ярыммарафонда катнашттылар
Кукмарада Яшел Үзән, Балтач, Түбән Кама районнарыннан, Нократ Аланыннан килгән 57 кеше катнашында үткәрелгән “Ярыммарафон-2022” чаңгы ярышларында районыбыз спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында 15 километрлы дистанциядә үз яшь категорияләрендә Сабадан Фәридә Рәхимова, Алия Мөбарәкова – I, Равия Фәсхетдинова 3 нче урыннарны алдылар. Ир-егетләр 22 километрда узышты. Шәмәрдәннән Олугбек Ваисов үз яшь төркемендә җиңү яулады. Сабадан Әмин Миңнегулов, Шәмәрдәннән Альберт Миннебаев 3 нче призлы нәтиҗә күрсәттеләр.
-
“Игенче” җәмгыяте басуларында 2022 ел уңышы астына кар тоту оештырылды
Механизатор Ришат Тимергалиев “К-700-2” тракторында 50 гектарга якын мәйданда кар тотты. Бу хакта безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
-
Иммунолог омикрон-штаммны аерып торган симптомнарны атады
«Омикрон»ның төп симптомнары - тамакның бик нык авыртуы, борын тыгылу, коры ютәл.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 13 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Районыбызда ел башыннан Covid-19 белән авыручылар саны – 34 кеше, шул исәптән пневмония белән дәваланучылар – 17 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән – 24 кеше авырый, 8 кеше стационарда һәм 16 кеше өендә дәвалана. Вакцинаны 16960 кеше ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле – халыкның 74,5 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим), 60 яшьтән югары булучыларның 57,4 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. 2021 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 71 кеше, үпкә ялкынсынуыннан 13 кеше үлгән.
-
Татарстан кырларына яңа елда ясалган беренче фитомониторинг көзге культураларның, күп дигәндә, 10 % һәлак булуын күрсәтте
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында республикада 2022 елның 13 гыйнварына көзге бөртекле культураларның торышы турында мәгълүмат бирделәр.
-
Булачак журналистларның тәүге сынавы, яки зачеттан репортаж
Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. «Интертат» хәбәрчесе беренче курста укучыларның практик зачетын күзәтте.
-
Полиция хәбәр итә
Шекше авылында яшәүче ике арада чыккан ызгыш вакытында анасына йодрыгы белән суга, муеныннан буып алып, үтерү белән яный.
-
Татарстанда ял көннәрендә буран һәм кар явуы көтелә
Температура төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус булачак.
-
Саба – республикада иң тыныч районнарның берсе
Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә үткән киңәшмәдә 2021 елда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, хокук бозуларны, җинаятьләрне булдырмау буенча күрелгән чараларга йомгак ясалды, агымдагы елда аеруча өстенлек бирелергә тиешле мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, суд рәисе Дамир Сабиров, прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин, полициянең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты.