14 февраль 2020 яңалыклары
-
Татарстанда журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» конкурсы старт ала
Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма».
-
Мәгариф министры быел БДИ тапшыру үзенчәлекләре турында үзе укыган мәктәптә сөйләде
Рафис Борһанов Арча шәһәрендә кайчандыр үзе укыган 1нче урта мәктәп укучылары белән очрашты.
-
#ТӘТИ проекты эшли башлады
Соңгы вакытта социаль эшмәкәрлек буенча берничә төрле программа тормышка ашырыла һәм яңалары өстәлә тора. Агымдагы атнада актив хатын-кызларның «Хәят» оешмасы эшчәнлеген киңәйтә барып, "Тәти" дип исемләнгән проектны тәкъдим итте. "Тәти" клубының фәлсәфәсе - әни белән баланың күмәк үсеше.
-
Республикакүләм “Тәрбияче – 2020” бәйгесенең зона этабы
2020 нче елның 13 февраль көнне Кукмараның №3 “Кояшкай” балалар бакчасында республикакүләм “Тәрбияче – 2020” бәйгесенең зона этабы үтте. Саба районыннан МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе - Галиәкбарова Алсинә Фаил кызы, МБМБУ Шәмәрдән №3 “Салават күпере” балалар бакчасы музыка җитәкчесе - Загидуллин Искәндәр Рәҗәп улы чыгыш ясадылар. Бу этапта алар иҗади презентация тәкъдим иттеләр һәм балалар белән бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.
-
Рушан Миңнегуловка тавыш бирик!
«Спорт минем өчен шөгыль генә түгел, ул минем яшәү рәвешем, тормышыма әйләнде. Мин үземне спортсыз күз алдына да китерә алмыйм. Чаңгы спорты белән 13 шөгыльләнәм. Футболны да ярата идем. Теземне имгәткәч, әлеге спортны ташларга туры килде. Мин бүген бары тик чаңгы спортында. Чемпион булу авыр түгел, чемпион булганчыга кадәр узылган юл, аңа әзерлек авыр. Аның өчен зур тырышлык, һәрдаим үз өстеңдә эшләү сорала», - ди атказанган спорт мастеры, 2014 елда Сочида узган ХI Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов.
-
Татарстанда аз керемле ике меңнән артык гаиләгә дарулар алу өчен сертификат бирелгән
Сертификат өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче һәм Татарстан буенча җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә бирелә.
-
Мөнир Рахмаев шатлыклы хәбәр җиткерә
Җырчы Мөнир Рахмаевның тормышында шатлыклы вакыйга көтелә, ул тиздән әти булачак. Җырчы бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итте.
-
ТАССР ЯШЬТӘШЕ ЯЗУЧЫБЫЗ
2020 ел тормыш юллары 90 еллык тарихлы районыбыз елъязмасы дәрәҗәсендәге газета белән бәйле шәхесләрнең юбилейларына бай булып чыкты.
-
Саба районы делегациясе агросәнәгать форумында булды
12-14 февраль көннәрендә Саба муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган агросәнәгать форумында булды. Кыр шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен кунакларга Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 3000дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре күрсәтте.
-
«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк
Оештыручылар милли колорит, милли костюмнар, музыка, кышкы сабан туе, артистлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак дип вәгъдә итә.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гашыйклар көне белән котлады
ТР Президенты социаль челтәрләрдә Изге Вәли Көне уңаеннан ике йөрәк белән бизәлгән фото урнаштырды.
-
Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы
Узган ел газетабызда илебез, республикабыз, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән 24 Ленин ордены кавалеры турында материаллар урнаштырган идек. Язмаларның авторы Расих Сабиров дәрәҗәле Хөкүмәт бүләгенә лаек булганнарның барысы да ачыкланып бетмәвен, алар турында мәгълүматлар булса, Саба ветераннар советына җиткерүне сораган иде. Нәтиҗәдә газета укучылар ярдәме белән яңадан берничә Ленин ордены кавалеры ачыкланды. Алар белән газетаның бүгенге санында таныша аласыз. Әгәр Ленин ордены кавалерлары турында өстәмә мәгълүматлар булса, ветераннар советына хәбәр итүегезне үтенәбез.
-
Түбәләрдә хәтәр бар
Быелгы һава торышында түбәләрдән кар төшү, йорт-бина кәрнизләрендә асылынып торган боз сөңгеләре җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. Димәк, саклык чаралары күрү кирәк.
-
Аек булмавы кыйммәткә төште
Агымдагы елның беренче аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 5 транспорт йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Әйтик, 1 гыйнвар төнендә бәйрәм итүчеләр дә һәм эштәге юл-патруль хезмәте инспекторлары да йокламады. Нәтиҗәдә Шекше авылында төнге сәгать 3тә хуҗалык автобусы руле артындагы М.ның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуы аны рейска чыгарган өчен җаваплы юридик затка да кыйммәткә төште.
-
«Ак Барс» Ригада җиңү яулады
«Ак Барс» киләсе уенын 15 февраль көнне Казанда үткәрәчәк.