Аек булмавы кыйммәткә төште
Агымдагы елның беренче аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 5 транспорт йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Әйтик, 1 гыйнвар төнендә бәйрәм итүчеләр дә һәм эштәге юл-патруль хезмәте инспекторлары да йокламады. Нәтиҗәдә Шекше авылында төнге сәгать 3тә хуҗалык автобусы руле артындагы М.ның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуы аны рейска чыгарган өчен җаваплы юридик затка да кыйммәткә төште.
Бу очракта закон нигезендә 100 мең сум штраф рәсмиләштерелде. Шулай ук 8 гыйнварда Пүкәл авылыннан С. – Шәмәрдәндә, Кукмара районы Иске Юмья авылыннан 1987 елгы С. Сатыш урамында исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарландылар. Шәмәрдәндә 19 гыйнвар төнендә туктатылган А.ның аек түгеллеге медицина учреждениесендә ачыкланды. Ә 31 гыйнварда Сабада 00.25 сәгатьтә тоткарланган Тәкәнеш кешесе Б.ның исерек булуы өстенә правасы да юк иде. Шунысы игътибарга лаек: кагыйдәләр белән исәпләшмәүчеләр ЮХИДИ инспекторлары ешрак патрульлек иткән Саба шәһәр, Шәмәрдән авыл җирлекләре территорияләренә аек булмаган хәлдә үз аяклары, дөресрәге, тәгәрмәчләре белән килеп керә. 2019 елда әлеге биләмәләрдә 22шәр йөртүче җаваплылыкка тартылды. Эзмә юлында – 9, Олы Шыңар биләмәсендә – 6, Арташ, Юлбат авыл җирлекләрендә 5шәр йөртүче правасын алдырды. Инспекторлар штрафларын вакытында түләмәүчеләргә дә чара күрә. Гыйнвар аенда судка 30 материал җибәрелде, 5 машина йөртүчегә административ арест кулланылды.
Фото: архив/Фәнил Мәүлетов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев