14 июль 2021 яңалыклары
-
15 июльгә һава торышы
15 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10.+15˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +26.+31˚ градус.
-
“Сиңа да үзең кебек килен туры килсен иде”, - дип теләгәне кабул булды каенанамның
Авылларыбызда яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булырлык күркәм гаиләләр күп. Елыш авылында 27 ел каенана-килен булып яшәүче Нәзирә һәм Рәмзия Рамазановаларның бер-беренә булган мөгамәләләрен күреп, күңел сөенә, әлеге йорттагы үзара җылы мөнәсәбәт җанны иркәли.
-
Дәүләт программасы нигезендә Мамалай һәм Казанчы-Бигәнәй авылларында өч йорт төзелеп бетеп килә
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы-Бигәнәй авылларында өч йорт төзелеп бетү стадиясендә.
-
Йошкар-Олага бардык
Җәй-сәяхәтләр чоры. Табигатьнең иң ямьле вакытында тынчу эш бүлмәләрендә бик утырасы да килми, күңел саф һавага, сәхрәгә ыргыла. Газетабызның чираттагы санын әзерләгәннән соң, атна ахырында без дә коллективыбыз белән сәфәргә кузгалдык. Бу юлы сәяхәтебез өчен күрше республика – Мари иле башкаласы Йошкар Оланы сайладык.
-
Корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы бары тик Чүпрәле районында гына кертелмәгән
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл режимы 42 районда.
-
Алдакчылар корбаны булмас өчен финанс грамоталылыгын арттырырга чакыралар
Гражданнарны финанс яктан агарту өчен Россия Банкы махсус ресурс – fincult.info булдырган.
-
Фотограф - бик кызыклы һәм популяр һөнәр
Фотограф - бик кызыклы һәм соңгы вакытта популяр һөнәр. Төп бурыч - фотоаппарат ярдәмендә билгеле бер объектны теркәү. Фотолар кызыклы, матур, сыйфатлы булсын өчен, фотога төшерү күнекмәләренә, фантазиягә, зәвыкка ия булырга кирәк. Бу һөнәр турында белү өчен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре 13нче июль көнне туй фотографын кунакка чакырдылар.
-
Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Үзеңне шоколад белән сыйла» дигән чара үткәрде
Шоколад көнендә төрле илләрдә бу баллы бәйрәмгә багышланган фестивальләр һәм башка чаралар уза. Бу көнне фабрикаларда, заводларда, кондитер фабрикаларында, шоколад һәм аның җитештерүләрендә булу аеруча кызык. Нәкъ менә биредә теләге булган һәркемгә шоколадның ничек һәм кайда әзерләнүе турында сөйлиләр, төрле конкурслар һәм дегустацияләр, шоколад әсәрләреннән күргәзмә һәм хәтта мастер-класслар үткәрәләр, анда үзләрен шоколатье ролендә сынап карарга була.
-
Пляж волейболына килегез
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында районда пляж волейболы буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында чемпионат үткәрелә. Командалар составына 12 июльгә 18 яше тулганнар кертелә. Саба районында яшәгән булулары шарт. Уеннар 14 июльдә Саба һәм Шәмәрдән зоналарында башланып китә һәм алга таба билгеләнгән расписание буенча дәвам итәчәк. Финал һәр зонада 1нче-3нче урыннарны алганнар арасында “Олимп” стадионында булачак. Призерларга Грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылачак.
-
Футбол буенча район чемпионаты тәмамланды
Кичә, 13нче июльдә, 2021нче елгы Футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 11 команда, 165тән артык кеше катнашты. Чемпионатның тантаналы ябылышында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.
-
Россия коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган.
-
Экстремизм булмавы да уңай күренеш
Агымдагы елның 6 аенда районда теркәлгән җинаятьләр былтыргының шушы чоры күрсәткеченә караганда 36,8 процентка кимегән. Саба криминоген яктан республикада иң тыныч районнарның берсе булып калган. Бу хакта эчке эшләр бүлегендә яртыеллык йомгакларына багышлап хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде.
-
Тимершык авылында иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла
Тимершык авылының Габбас һәм Комсомол урамнарында, Республика программасы нигезендә, иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла. Эшне Шәмәрдән торак коммуналь хуҗалыгы оешмасы башкара.
-
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авылында мәчет төзелеше бара
Фоторепортаж.
-
Татарстанда балаларга «Путин түләүләренә» гаризалар 15 июльдән кабул ителә
Түләүләрне августта хисап счетларына күчерел башлыйлар.