Йошкар-Олага бардык
Җәй-сәяхәтләр чоры. Табигатьнең иң ямьле вакытында тынчу эш бүлмәләрендә бик утырасы да килми, күңел саф һавага, сәхрәгә ыргыла. Газетабызның чираттагы санын әзерләгәннән соң, атна ахырында без дә коллективыбыз белән сәфәргә кузгалдык. Бу юлы сәяхәтебез өчен күрше республика – Мари иле башкаласы Йошкар Оланы сайладык.
Юл озынлыгы шактый – Казаннан 150 чакрымга якын, ягъни безне Сабадан 4 сәгатьлек юл көтә иде. Хәер, табигатьнең матурлыгына, юлда шаулап калган нарат урманнарына сокланып бара торгач, ара ераклыгы сизелмәде дә. Урман буйлатып, юл читендә караҗиләк (черника) сатып утыручылар белән дә “сәламләшергә” өлгердек, чиләкләрен бушатып, үзебезгә өйгә “эш” ала кайттык. Йошкар Ола – бик матур шәһәр. Ул 1584 елда барлыкка килгән, хәзерге атамасын ("кызыл шәһәр" дигәнне аңлата)1928 елда гына алган, ә аңа кадәр Краснококшайский дип аталган. Республиканың элеккеге башлыгы Леонид Маркелов үзе эшләгән чорда Йошкар Оланы кыяфәте белән урта гасыр шәһәренә әйләндерергә карар кылган һәм башкалада дөнья архитектурасының иң яхшы һәйкәлләренең “күчермәләре”н булдырган. Үзәк мәйданчык, мәсәлән, Венецияне хәтерләтә.
Яр буйлатып урнашкан, бер-берсенә охшамаган, төрле төстәге корылмалар, әкиятләрдәге замокларны хәтерләткән йортларда дәүләт учреждениеләренең урнашуы да гаҗәпләндерде. Шәһәрдә бик күп санда һәйкәлләр һәм скульптуралар бар. Адым саен диярлек храмнар, чиркәүләр, хач тоткан сыннар. Дөресен генә әйткәндә, күз белән ярымайлы мәчетләрне эзләдек, тапмадык кына. Аның каравы мәчегә аерым игътибар бирелгән. Мырауҗанга куелган “Йошкин кот” дип аталучы 150 килолы бронзалы сын яныннан туристлар өзелми. Эскәмиядә гәҗит өстендә балык скелеты тотып утыручы мәченең тәпиләрен тоталар, борын очын сыпырып колагына теләкләр пышылдыйлар. Мәче сыннарын башка җирләрдә дә- кибетләрдә, хәтта түбә башларында да күрдек. Кыскасы, шәһәр буйлап карап йөрергә күңелле күренешләр байтак.
Әмма, шунысын да әйтергә кирәк, милли бизәкләр, мари мәдәниятен чагылдырган объектлар гына аз күзгә чалынды. Мари телендә аралашучыларны да ишетмәдек. Кибеттә ят телдә сөйләшәләр дип колакларыбызны торгызган кешеләр дә.... үзебезнең татарлар булып чыкты. Без бу шәһәрдә ярты көн генә булдык. Әле күз күрмәгән истәлекле урыннар байтак калды (экскурсовод ханым шулай дип ышандырды). Кайтыр юлда, шәһәр үзәгеннән киткән саен, җимерек йортлар еш күзгә чалынды. Совет чорында төзелгән корылмалар бик күп, сакаллы төзелешләр дә шактый икән. Мари халкы үзе бик гади, аралашучан. Яшьләр күп. Сәяхәт итәргә яратучылар, сәфәр багажыгызны яңа хис – кичерешләр белән тулыландырасыгыз килсә, барыгыз, үкенмәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев