16 февраль 2019 яңалыклары
-
Түбән Шытсу авыл җирлегенең иҗат-отчет концерты
9 февраль көнне Сабай авыл клубында Түбән Шысту авыл җирелгенең иҗат-отчет концерты булып узды.
-
Якындагы көннәрдә Татарстанда томан төшәчәк
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләргә, һава торышы бозылганда, куркынычсызлык чараларын искә төшерә.
-
Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алганнан соң беренче фотосы
15 февральдә Гүзәл Уразова Мәскәүдә узачак концертлары буенча очрашу булганын язып, фотолар керткән. Шул сурәтләрнең берсендә, оештыручылар арасында утырган Илдар Хәкимовны да танырга була. Гүзәл Уразованың язылучылары чыннан да Илдармы, дип кызыксынган, әммә Гүзәл әлегә җавап бирмәгән.
-
Бу минутларда Саба бассейнында судомодель спорты буенча республика шәхси-команда ярышлары бара
Ярышларда Әлмәт, Кукмара, Буа, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарыннан, Яр Чаллыдан, Казанның Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары мәктәпләреннән килгән укучылар катнаша.
-
Хәрби табиб Әфган сугышы ветераннарының сәламәтлеген кайгыртырга кирәклеген әйтте
"Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмын төшергәндә хатирәләр яңарту психологик яктан кыен булды, ди Рәйхана Җиһаншина.
-
АЛТЫ РАЙОННЫ КОЛАЧЛАЯЧАКЛАР
Бу атнада Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсендә дә былтыргы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләштеләр.
-
“Ак Барс” уенчылары Рөстәм Миңнехановка рюкзак бүләк итте
Татарстан Президенты плей-офф алдыннан хоккейчылар белән очрашты.
-
Алексеевск районындагы авариядә үлгән дүрт кыз бер көллияттә укыган
«Лада» белән идарә итүче 18 яшьлек кыз машина йөртү таныклыгын ун ай элек алган булган.
-
Рифат Зарипов концертларын туктатырга мәҗбүр [видеомөрәҗәгать]
15 февральдә үзенең сәхифәсендә Рифат Зарипов концертларының кичектерелүе хакында хәбәр итеп, видеомөрәҗәгать яздырган. Моңа кадәр ул авыруы турында әйткән иде һәм бер концертын күчергән иде. Әмма 14 февраль көнне, терелеп беттем дип уйлап, ул чыгыш ясарга була. Ләкин хәле тагын да начарая һәм хәзерге вакытта ул чыгышларын туктатып торырга мәҗбүр булуын җиткерә. Терелергә диеп, Рифат әти-әнисе янына авылга кайткан һәм 3-4 көннән концертларын дәвам итәргә планлаштыра.
-
Казан режиссеры әфган сугышы турында төшергән фильмын иң уңышлысы дип саный
Яшь кинорежиссер Руслан Вәлиев әфган сугышына багышлап төшергән "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы турында сөйләде.
-
Йокы туйса, яхшырак укыйсыңмы?
“Башкортстан мәктәпләре апрельдән биш көнлек укуга күчәчәк, ә без кемнән ким?” Тиздән күрше төбәктә тормышка ашырылачак әлеге яңалыкка кызыгып та, көнләшеп тә караучылар бар. Татарстанда балаларны ике көн ял иттерергә җыенмыйлармы?
-
“Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен, Кремль урамына мең тонна кар ташыганнар
Казан үзәгендә фильм төшерү 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне көйләү турында фикерен әйтте
Яңа Чишмәдә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру һәм кибетләрдә сату өчен куелган бәяләр арасында аерма зур булуы турында сораулар бирде.
-
Көрәш буенча Муса Җәлил турнирында абсолют батыр ачыкланмады
Абсолют батырга дигән тәкәне җиңүче командага бүләк иттеләр.
-
Мәскәүдә герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Истәлекле чарада Мәскәү төбәгендә хезмәт итә торган Татарстан хәрбиләре дә катнашты.