Йокы туйса, яхшырак укыйсыңмы?
“Башкортстан мәктәпләре апрельдән биш көнлек укуга күчәчәк, ә без кемнән ким?” Тиздән күрше төбәктә тормышка ашырылачак әлеге яңалыкка кызыгып та, көнләшеп тә караучылар бар. Татарстанда балаларны ике көн ял иттерергә җыенмыйлармы?
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәгариф министрлыгына шундый йөкләмә биргән. Кайбер сыйныф укучыларының күпмедер өлеше моңа яз көне үк күчсә, калганнарга бу бәхет киләсе уку елында елмаячак. “Балаларның йокысы туячак, ял көннәрендә гаиләләре янында булачак. Аларның мәктәптән сау-сәламәт булып чыгуын телибез”, – ди Радий Хәбиров.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Россия мәктәпләрендә бары 1 нче сыйныф укучылары гына атнага биш көн укый. “Биш яки алты көнлек уку планын мәктәпләр үзе сайлый. Бу мәсьәләне хәл итү өчен әти-әниләр мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала, – диделәр министрлыкның матбугат үзәгендә. – Биш яки алты көнлек уку атнасы ел башында ук хәл ителә. Беренче, икенче чиректә – биш, аннан алты көнлеккә күчү рөхсәт ителми. Бу – расланган уку планын үтәмәү дигән сүз”.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров әйтүенчә, балаларның шимбә көнне әти-әниләре янында булуы яхшы. Тик бу очракта алты көнлек нагрузканы биш көнгә бүләргә, башлангычта 4 сәгать урынына бишәр сәгать укырга туры киләчәк.
Безнең мәктәпләрдә дә элек башлангыч сыйныф укучылары биш көн укый иде. Укытучылар моның сәбәбен өченче физкультура дәресләре кертелүдән күрә. Билгеле булганча, әлеге дәрес 2010 елда балаларның физик сәләтен үстерү өчен кертелде. Шул ук вакытта кайбер әти-әниләр алты көн укуны туган тел дәресенә бәйле дип саный.
Ни өчен башка төбәкләр күчә ала, ә безнекеләр юк? Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов матбугат вәкилләренә белдергәнчә, бары беренче уку планы нигезендә генә биш көнлек укуга күчәргә мөмкин. Әмма республика аны кабул итә алмый, чөнки анда “төбәк компоненты” юк. “Миңа мәгълүм булганча, Казанда андый уку планын сайлаучылар булмады. Бу – санПиН кагыйдәләрен бозу булыр иде”, – ди ул.
– Укытучыга да, балага да ял бик кирәк. Балалар алты көн укып арып бетә. Моңа карап акыллы булмаячаклар. Атна ахырына буш күзләрен төбәп утыралар, җавап бирәселәре дә килми. Элеккеге кебек биш көнлек укуны кайтарырга кирәк. Әти-әниләр арасында хуплаучылар булса да, мәктәп директоры каршы килә. Күп балалар шимбә көнне авылга әби-бабайларына кайтып китә. Биш көнлек укытуга күчсәк, атнага бары ике көн генә алты дәрес укыячаклар. Ахыргы дәресләргә рәсем, физкультураны куеп була бит, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә Сафина.
Казандагы 5 нче гимназия директоры Альфред Рахимшин биш көнлек укуга күчүне четерекле мәсьәлә дип саный. “Башлангыч сыйныфлар өчен кертелсә яхшы, башкаларга кирәкми. Безнең гимназиядә әти-әниләрнең фикере бер төрле генә түгел. Алты көн эшләгән әти-әниләр өчен уңайсыз бу. Ике көн ял итүчеләргә отышлы, әлбәттә”, – ди ул. Әти-әниләрнең төрлесе бар. “Баланың йокысы туюга каршы түгел мин. Әмма шимбә көн бер-ике сәгать булса да, укып кайтулары ярый. Әгәр өйдә үзләре генә калса, кулларыннан телефон төшмәячәк”, – ди ике бала атасы Эдуард Галиев.
ДРКБның сәламәтлек үзәге мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының мәктәп медицинасы буенча белгече Гүзәл Яруллина белдергәнчә, бүген укучыларның сәламәтлеге кискен начарайды дип әйтеп булмый, тотрыклылык саклана. Гадәттә, алар арасында күз, нервы, умыртка баганасы тайпылышы, ашказаны авырулары еш күзәтелә.
– Әни буларак әйткәндә, биш көнлек уку кирәк. Чөнки күбесе атнасына биш көн эшли. Ата-аналарның балалары белән аралашырга, ял итәргә вакыты күбрәк булыр иде. Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында биш көн генә укучы мәктәпләр дә бар. Югары сыйныф укучылары өчен отышлы түгел, уку программасы катлаулы булгач, авырга туры киләчәк, – ди белгеч.
Фото: архив tatarr-inform/Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев