16 декабрь 2017 яңалыклары
-
Наил Хәмидуллин истәлегенә турнир (фоторепортаж)
Бүген Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә 2000-2001 елгы яшьләр, 2002 елда һәм соңрак туган яшүсмерләр арасында ачык шәхси көрәш турниры үтте.
-
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым тамаша кыла.
-
Лаеш районында елгада боз өстендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган
Һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.
-
ИҖАТ КИЧӘСЕНДӘ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ АРТИСТЫ ЛИЛИЯ МӘХМҮТОВАНЫҢ ӨЧ ХЫЯЛЫ ТОРМЫШКА АШТЫ
Кышкы салкын кичләрдә тәнгә генә түгел, җанга да җылылык кирәк. Җылы кичәләр, җылы кешеләр белән очрашулар, җылы сүзләр. 15 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әнә шундый бер кичә узды. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе иде ул.
-
Илдар Гыйльметдинов: Бар өметебез яшьләрдә
“Без булдырабыз!”, дип кенә йөреп булмый, ди депутат.
-
РАМИЛ ХӘЗРӘТ ЮНЫСОВ КЫЗЫ АЙГӨЛ БАРИЕВА УЛЫ БЕЛӘН КИНОДА ТӨШКӘННӘР
Казанда Юлия Захарованың "Хәлимә" дебют фильмы тәкъдим ителде.
-
БИСКВИТ(РЕЦЕПТ)
Концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан бисквит рецептын тәкъдим итәбез.
-
Әнвәр Нургалиев «чебешләрен» ашата [видео]
Гастрольләр булганда, артист халкына үз тамагын үзенә кайгыртырга туры килә. Җырчы Әнвәр Нургалиев бу яктан булган, ашарга пешерә белә икән. Үзен генә түгел, бөтен иҗади командасын ашата ала ул.
-
Татарстан синоптиклары 17 декабрьдә һава торышы начарлану турында кисәтә
Синоптиклар фаразларына караганда, төнлә һәм 17 декабрь көндез республика территориясендә көчле көньяк җил исәчәк.
-
Чаллы янында бакча йортында кеше янып үлгән
Янгын «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан.
-
2018 ЕЛДА КЕМНӘРНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ АРТАЧАК?
2018 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Шулай ук галимнәрнең дә хезмәт хакларына өстәмәләр булачак. Тагын кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?
-
Татарстанның Биектау районында котыру чире буенча карантин игълан ителде
Үлемгә китерергә мөмкин куркыныч авыру белән бәйле чикләүләр Наратлык авылында кертелгән.
-
Яңа ел тамашасы хыялларны чынга ашыра
Яңа ел бәйрәме якынлашу белән, телевидениедә бәйрәм тамашасы яздыру эше турында уйлый башлыйлар. Тамашаның зурлар өлеше күптән төшерелде, хәзер чират балалар өчен Яңа ел тамашасына килеп җитте. Мондый тамашаны «Яңа Гасыр» каналы әле беренче тапкыр гына оештыра. Ул «Яңа ел хыяллары» дип атала.
-
Әгерҗе районында «Жигули» белән «Калина» автомобильләре бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Әгерҗе-Красный Бор трассасында булган.
-
2018 елның 1 гыйнварыннан чүп җыю буенча яңа тәртип кертелә
Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.