Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел тамашасы хыялларны чынга ашыра

Яңа ел бәйрәме якынлашу белән, телевидениедә бәйрәм тамашасы яздыру эше турында уйлый башлыйлар. Тамашаның зурлар өлеше күптән төшерелде, хәзер чират балалар өчен Яңа ел тамашасына килеп җитте. Мондый тамашаны «Яңа Гасыр» каналы әле беренче тапкыр гына оештыра. Ул «Яңа ел хыяллары» дип атала.

Тамашада республиканың халыкка танылып өлгергән балалары чыгыш ясаган. Алар арасында шоумен Данир Сабировның кызы Мәрьям Сабирова һәм «кечкенә казак», күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе Ваня Шуваров кебек республика һәм Россия тамашачыларын таң калдырган балалар бар. Ике катнашучы да «Беренче канал»ның «Лучше всех» тапшыруында катнашып кайтты. Балалар Яңа ел тамашасы юкка гына «Яңа ел хыяллары» дип аталмый икән, анда балаларның хыяллары чынга аша. Мәрьямнең күптәннән нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы белән очрашып, аңа үзенең чыгышын тәкъдим итәсе килгән. Аның белән очрашырга 2008 елгы Олимпия уеннары чемпионы Дарья Шкурихина килгән. Спортчы кечкенә кызның чыгышын бәяләгән һәм аңа алга таба үсү өчен һөнәри киңәшләрен биргән. Сәхнә дусты Ваня Шуваровта моңа кадәр Качалов исемендәге театр артисты Илья Славутский белән күрешү теләге яшәгән. Кыш бабай аның теләген дә читтә калдыра алмаган, билгеле. Константин Хабенскийның балалар театрында уйнаучы Ваня Татарстанның халык артисты белән театр сәхнәсенә менеп танышкан. Артист аның чыгышларын зур игътибар белән күзәткән һәм аларны бик ошата икән.
Хоккейчы малай Аяз Куприяновның, бу спорт төре белән шөгыльләнә башлаганнан бирле, «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашасы килгән. Аның хыялын тормышка ашыру өчен, Кыш бабай «Ак Барс» уенчыларын чакырган – бу кичтә балалар тамашасында капкачы Тимур Билалов белән төп һөҗүмче Михаил Глухов катнашты. Кечкенә Аяз алар белән тамаша төшерелгән студиядә үк хоккей уйнаган.

Йөзүче кыз Айгөл Новикованы Казанда узган Универсиада уеннары җиңүчесе, Дөнья чемпионатының көмеш медаль иясе, Олимпия уеннары финалисты Яна Мартынова белән очраштырганнар. Яшь йөзүче өчен хыялында йөрткән очрашуны Кыш бабай бу тамашада чынга әверелдергән. Йөзүче кечкенә кызга үзенең җылы киңәшләрен биргән һәм алга таба үсү һәм зур җиңүләр яулау өчен дөрес юл сайлавын теләгән.
Казанда Junior skills җиңүчеләре зур чемпионатка әзерләнә, ә аларның хыяллары Яңа елда үзләрен чын автоузышчы котлавын ишетү булган. «Яңа ел хыяллары» тамашасында аларны кышкы тылсым белән махсус видеокотлау көтеп тора. Кемнең котлавы диген – ралли-кросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы, дөнья чемпионатында дүрт ел рәттән Россия данын яклаучы автоузышчы Тимур Тимерҗанов котлавы! Балалар Яңа ел тамашасы хыяллар илендә һәрбер баланың теләген эзләп тапкан.

Тамашаны оештыручылар «Яңа ел хыяллары» очрашуын «Яңа Гасыр» каналында бәйрәм ялларында күзәтергә мөмкин булачак дип ышандыра. Балаларның хыялын Кыш бабай бары шул кичтә генә үти икән.

http://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев