17 февраль 2016 яңалыклары
-
"Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" -2016 Республика конкурсының зона этабы [фоторепортаж]
-
Зимняя Спартакиада энергетиков [+фоторепортаж]
17 февраля в лыжной трассе Богатых Сабов проходят лыжные гонки сотрудников филиала ОАО "Сетевая компания" Елабужские электрические сети", куда съехали спортсмены из Агрызского, Менделеевского, Елабужского, Мамадышского, Кукморского, Сабинского и Тюлячинского районов. Участников соревнований поприветствовал руководитель Исполнительного комитета Сабинского муниципального района Равиль Гасимов. [фоторепортаж]
-
Байлар Сабасында энергетикларның кышкы спартакиадасы [фоторепортаж]
-
Саба балалары компьютер сүтеп, роботлар җыя [+фотолар]
Әле күптән түгел Саба районына килгәндә, биредә ремонт эшләре бара иде, ә хәзер менә дигән уку бинасы балкып тора. Татарстанда сәләтле балаларны барлау, туплау буенча Президент концепциясе нигезендә барлыкка килгән мәктәп бу.
-
Торак йорт ишелү аркасында һәлак булучыларның гаиләсенә 1 миллион сум бирелә [+видео]
Ярославльдә торак йорт шартлау аркасында һәлак булучыларның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта төбәк губернаторы Сергей Ястребов җиткергән. "Һәлак булучыларның гаиләсенә - 1әр миллион сум һәм зыян күрүче өч гаиләгә 500әр мең сум бүлеп бирелә. Тораксыз калучыларга җирле канунга таянып компенсация бүленәчәк", - дигән губернатор. Исегезгә төшерәбез,...
-
1600 ел 17 февраль - Рим шәһәрендә Джордано Бруноны яндыралар
-
1967 ел 17 февраль - Язучы, актер, музыкант һәм режиссер Евгений Гришковецның туган көне
-
1852 ел 17 февраль - Эрмитажны тамашачылар өчен ачтылар
-
1993 ел 17 февраль - "Газпром" акционерлык җәмгыяте барлыкка килә
-
«Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» -2016
15 февраля в селе Шапши Высокогорского района прошел зональный этап Республиканского конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» -2016, в котором конкурсанты из Сабинского муниципального района выступали с успехом, и в котором большинство из них завоевало I место. Это представление они будут ставить в районном доме культуры имени Шауката Биктимерова...
-
Даруларны бутап оныкларын агулый язган
Чаллыда яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны больницага алып китәргә туры килмәгән. Безнең гәҗит
-
Мәктәп укучыларына ипотеканың нәрсә икәнен аңлата башлаячаклар
Русиянең мәктәп укучыларын инде быел ук җәмгыять белеме дәресләрендә яңалыклар көтә. Укучыларга кредит, ипотеканың нәрсә икәнлеген сөйләячәкләр, пенсиянең ничек формалашуын, илдә нинди салым түләүләр булуын аңлата башлаячаклар икән. Яңа курс тугызынчы сыйныфтан кертелер, мөгаен. Ул җәмгыять белеме дәресенең 30 %ын алып торыр, диелә. Безнең гәҗит
-
Бу атна ахырында өч көн ял көтә
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бу атнада алты эш көне көтүе турында искә төшерә. Бу 20нче февральнең (шимбә) 22нче февральгә - дүшәмбегә күчерелүе белән бәйле. 23е Ватанны саклаучылар көне. Шулай итеп, 20нче февральдә эшләп, 21-23нче февральдә ял итәчәкбез. Шимбәдә бер сәгатькә кыскартылган эш көне булачак. Безнең гәҗит
-
Бәяләр көннән-көн котыра
Илдә инфляция көчәя. Сөт ризыклары - 15-20 процентка, кондитер эшләнмәләр 15 процентка кыйммәтрәк торачак.
-
Татарстанда яңа завод төзелә
Татарстанда минераль су җитештерү заводы ачыла. Ул Тәтеш районында төзелә һәм «Волжские воды-К» дип аталачак. Тәтеш минераль суы республика һәм якын-тирә төбәк кибет киштәләрендә апрель аенда пәйда булыр дип көтелә. Хәзер продукция тиешле сертификация уза. Завод директоры Тимур Бердников әйтүенчә, завод тәүлегенә 3 мең литр минераль су җитештерергә планлаштыра. Анда...