17 февраль 2016 яңалыклары
-
Миңгәр авыл клубында үткәрелгән чара
16 февраль көнне Миңгәр авыл клубында Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан балалар арасында "Мәңгелек дан сиңа Җәлил" дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Яңа Мичән авыл мәдәният йортында үткәрелгән чара
Яңа Мичән авыл мәдәният авыл йортында "Ял көне" клубына йөрүче балалар белән китапханә белән берлектә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Муса Җәлил - мәңгелек" дигән тематик кичә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлын, биографиясен сөйләде. "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
-
Олег Газмановка "КамАЗ" ошаган
«КАМАЗ» предприятиесендә беренче йөк автомобиль чыгаруга 40 ел уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Чаллыда яшәүчеләрне котларга Русиянең халык артисты Олег Газманов та килде. Җырчы әйтүенчә, күптән түгел ул «Алга, Россия!» дигән җырына клип төшергән. Анда «КАМАЗ» предприятиесеннән дә кадрлар бар. Олег Газмановның үзенең дә кайчандыр «КАМАЗ» автомобиле булган икән. «Шәп машина»,...
-
«Болгар» радиосына яңа директор билгеләнде
«Татарстан Яңа Гасыр» ширкәтендә үзгәрешләр дәвам итә: кадрлар алышына, балалар өчен татарча яңа канал ачарга җыеналар, максатлары. Татарча хәбәрләр бүлеге җитәкчесе, «Атналык күзәтү» программасын алып баручы Данил Гыйниятов «Болгар» радиосы директоры итеп куелды. KZN телеканалын оештырган һәм ун ел аның җитәкчесе булган Мәдинә Тимерҗанова 20нче гыйнварда «Татарстан Яңа Гасыр» телерадиоширкәтендә...
-
Гашыйклар көненә Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән [+фото]
Күптән түгел генә Казаннан Уфага күченеп киткән яшь җырчы Гөлназ Асаевага сөйгән егете Mercedes машинасы бүләк иткән. Ләкин Гөлназ мондый зур бүләкне алудан баш тарткан! - Ул - Казан егете, бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, ике ел элек кенә очраша башладык. Гел Уфага килеп йөри. Гашыйклар көненә, кызганыч, килә алмады, ләкин...