17 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Ни өчен песиләр судан курка?
Аларны барысы да (барысы да диярлек!) ярата, аларга карап, бар кеше дә (барысы да диярлек!) елмая, аларны гел ( гел диярлек!) сыйпап торасы килә. Кемне, дисеңме? Песиләрне билгеле! Ә син аларда турындагы кайбер фактларны белмәгәнсеңдер дә.
-
Байлар Сабасында төзекләндерү эшләре алып барыла
Бистәдә яшәүче халыкның яшәү шартларын уңайлы итү өстендә эшләү белән беррәттән, аның йөзе дә матурлана бара. Байлар Сабасының Г.Закиров урамында җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерелеп бетү алдында. Эшне “ТрансСтрой” җәмгыяте башкара. Аны финанслау 2018нче елда үткәрелгән җирле референдум акчасы хисабына башкарыла.
-
Казан узышчысы Айдар Нуриев ралли-кросс буенча Европа чемпионы булды
азан узышчысы Айдар Нуриев Супер-1600 классында ралли-кросс буенча Европа чемпионы булды. Ярышларның йомгаклау этабы 15-нче сентябрьдә Латвиянең Рига шәһәрендә узды.
-
"Оныттың микән": Раяз Фасыйховтан өр-яңа җыр клибы йөрәккә үтә
Эстрадабызның иң талантлы, иң моңлы һәм матур тавышлы җырчыларының берсе булган Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов үзенең өр-яңа клибын тәкъдим итте. Бер тәүлек эчендә 700дән артык карау җыйган "Оныттың микән" дип аталучы лирик җыр видеосы йөрәкләргә үтеп керерлек итеп эшләнгән.
-
Питрәчтә «БМВ»ның зур тизлек белән кибеткә бәрелүен видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» шоферы һәм 21 яшьлек пассажир күпсанлы имгәнүләр алган.
-
ЯШЕЛЧӘЛЕ WOK!
Вок токмачы – безгә Кытайдан килеп кергән ризык. Вок дип әлеге ризык әзерләнә торган конус формасындагы табаны атыйлар. Күпчелеге күчмә тормыш алып барган кытайлылар өчен бу таба бик уңайлы җайланма булган, чөнки анда ризык тиз әзерләнә. Әмма сездә андый таба булмаса да куркыныч түгел, чөнки гади табада да бу ризык искиткеч тәмле булып пешә. Сез дә кытайлылар уйлап тапкан бу ризыкны әзерләп карагыз әле, сезгә ошар, дип ышанам.
-
Мингәр авылында янгын депосы
Район буенча деполарда янгын сүндерү техникасын иң яхшы кулланышта тоту буенча смотр-конкурска әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә урнашкан янгын сүндерү техникаларын ремонтлау, буяу эшләре башкарылып, төзеклеге тәэмин ителде. Шулай ук машина тору деполарының кышка әзерлеге тикшерелде.
-
“Кара көн”гә күпме акча кирәк?
Ир–атларга – 68, хатын–кызларга 64 мең сум да җитә. Россия халкы фикеренчә, гадел хезмәт хакы шул чама булырга тиеш. Бу сумма көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бер дигән. Ә кесәгә 35 мең сум кереп торса, россиялеләр акчаны “кара көн”гә дип җыя башларга да әзер. “РБК” интернет–басмасы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче 60 процент кешенең маясы юк.
-
“Исерткеч эчемлекләр, киресенчә, яшьләрнең игътибарын ныграк җәлеп итәргә мөмкин”
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куәте 16,5 проценттан арткан исерткеч эчемлекләрне 21 яше тулмаган кешеләргә сатуны тыю турындагы закон проекты әзерләгән. Министрлыкның әлеге тәкъдимен төрлечә кабул итүчеләр бар. Яшьләр исерткеч эчемлекләр белән никадәр соңрак танышса, сәламәтлеге өчен шуның кадәр яхшырак булачак, дип аны хуплаучылар да күп. Шул ук вакытта бу адымга бару яшереп сатуны арттырачак, дип каршы чыгучылар да бар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Тукай районы фермерларын авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча очрашуларга чакыра
17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.
-
Камал театры, сишәмбе репетицияләрен бетереп, “Яшьләр сишәмбесе” проектын башлый
Бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өч пьеса тәкъдим ителәчәк.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә Урман көне
14 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Урман көне акциясе булып узды. Барлык бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар, балалар бакчасына йөрүчеләр акциядә актив катнаштылар. Җирлек территориясенә төрле төрдәге 76 төп агач утыртылды.
-
«КАМАЗ» заводы цехында яңа йөк машинасы җимерелгән
Предприятие эшчеләр зыян күрмәгән, һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
КЕМЕРОВОДА ЯНГАН "ЗИМНЯЯ ВИШНЯ" УРЫНЫНА – "ФӘРЕШТӘЛӘР СКВЕРЫ"
Кемеровода янган "Зимняя вишня" сәүдә үзәге урынына "Фәрештәләр скверы" ачылган. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә.
-
Рифат Зарипов хәйлә юлын сайлаган
Фирдүс Тямаевның челенджы турында инде ишеткәнсездер. Җырчы борыч ашавын видеога төшереп, челенджны коллегаларына таптыра. Челенджны беренчеләрдән булып Илсөя Бәдретдинова белән Рифат Зарипов кабул итә. Илсөя Бәдретдинова челенджны тиешенчә үтәсә, Рифат Зарипов, хәйлә юлыннан китәргә була. Ничекме? Карыйбыз...