17 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
Авария кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган.
-
Байлар Сабасының мәдәният һәм ял паркында гаилә белән ял итәбез
Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында эштән арып кайткач, гаилә белән ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бу көннәрдә парк территориясендә батут урнаштырыла, шулай ук шахмат уйнарга яратучылар өчен өчен махсус өстәл булдырылды.
-
Собчак беренче ире белән рәсми аерылышып ай ярымнан соң тагын кияүгә чыга
Танылган алып баручы Ксения Собчак беренче ире, актер Максим Виторган белән рәсми аерылышып ай ярымнан соң режиссер Константин Богомоловка кияүгә чыкты. Собчакның 31 майда биргән аерылышу турында гаризасы, 1 июльдә канәгатьләндерә, суд карары үз көченә 3 августта гына кергән.
-
Онколог баш мие яман шешенең төп билгеләрен атады
Россия клиник онкологлары җәмгыяте белгече Григорий Кобяков баш мие яман шешенең төп үсеш билгеләрен атады һәм Россиядә яман шешнең бу төре белән авыручылар дәрәҗәсе турында сөйләде.
-
Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган
Татарстанда быел "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре оештырылды һәм күп профильле лицей ачылды.
-
Авылда бала тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган түләүгә гариза кабул ителә
Беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, 50 000 сум түләнә, 29 яшендә өченче баласын тапса 100 мең сум акча каралган.
-
Ярминкәләр башлана
Казанда һәм районнарда 14 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә башланды.
-
Алты машина бәрелешкәннән соң, Казанда берничә чакрымлы бөке барлыкка килгән
Җиңел машиналарның берсе юлны бүлеп куйган коймага бәрелгән.
-
Кабак кайнатмасы
КИРӘК БУЛАЧАК: 1 кг кабак, 1 кг шикәр комы, 1,5 стакан су.
-
Казандагы паркта Кәрим Тинчурин бюсты куелачак
“Сез Тинчуринның кайда җирләнгәнен белмисез, Тинчуринга китерәчәк чәчәкләрегезне минем кабергә китерегез”, - дип васыять иткән Заһидә Тинчурина.
-
КӨЗГЕ ДЕПРЕССИЯГӘ НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ: ИЛНАЗ ГАРИПОВТАН ЛАЙФХАКЛАР
Әбиләр чуагы артта калды – чын көз җитте. Кәеф төшү, күңел төшенкелегенә бирелү чорына кердек. Караңгы, салкын, яңгырлы... Тик без сезнең тормышыгызда депрессиягә урын калдырмаска булдык. Күңел төшенкелегенә каршы танылган шәхесләр белән бергәләп “көрәшәбез”.
-
"Эх,тәмле бәрәңге"
Керәнне авылы клубында 15 сентябрь көнне "Эх,тәмле бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме уткәрелде.Бәйрәмдә бәрәңгедән эшләнмәләр, иң узенчәлекле бәрәңгеләр, бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан кургәзмәләр оештырылды. Бәйрәм бәрәңге турында шигырь,жырлар ,күңелле уеннар, концерт программасы ,җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп алып барылды. Авылның олысы - кечесе казан асып пешерелгән итле бәрәңге шулпасы, учакта тәгәрәткән бәрәңгедән авыз итте.
-
«Бигеш» аэропортына утырганда «Победа» авиакомпаниясе самолетына кош бәрелгән
Пассажирларны Сочига резерв рейс белән озаттылар.
-
Татарстан укучылары октябрьдән концерт, спектакль, кинога бушлай йөри алачак
Балалар үз тәэсирләрен махсус көндәлектә язачаклар һәм уку елы ахырында уен формасында мәдәни норматив тапшырачаклар.
-
Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр
Мәче биек багана башына менгән, әмма аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмаган.