18 февраль 2019 яңалыклары
-
Татарстанга җил-давыл якынлаша
Республика территориясендә кич белән һәм төнлә җилнең секундына 26 метрга кадәр көчәюе көтелә.
-
Рафинә Ганиуллина: "Ул вакытта "бу егет ирем булыр” дип башыма да китермәдем"
Рафинә Ганиуллинаның ире, баянчы Рәзил Камалов инстаграмда кызыклы пост урнаштырган. "Егетләр, тиздән 23 февраль! Узган елгы оекбашларыгыз тузмадымы әле? Ә кырыну өчен пеналарыгыз бетеп китмәдеме? Минеке бар әле," - дип яза ул.
-
КФУ профессоры Казан халкына иртә язны көтмәскә киңәш итте
Юрий Переведенцев озак сроклы һава торышы фаразларын әйтү кыенлыгын искәртте.
-
Язучылар Миләүшә Гафуровага мәхәббәт темасына язып, шомарырга киңәш итте
Миләүшә Гафурова 2018 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә гран-при откан.
-
Көрәш буенча Татарстан беренчелеге чемпионына 20 ел элек югалткан медален кайтардылар
Бүген татар көрәшенә багышланган “Сабантуй”дан – олы мәйданга” китабы тәкъдим ителде.
-
Бер ир-ат ремонт вакытында газ торбасын суүткәргечкә ялгап, күршеләрен газсыз калдырган
Бу вакыйга узган пәнҗешәмбе Мәүлетов урамындагы 17нче йортта булган.
-
“Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”
Быел 17 сентябрь көнне “Болгар радиосы”нда эфирга чыгучы “Нокта” тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. “Нокта” тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
-
Татарстан мәктәпләрендә карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга арткан
Республика буенча көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемиология чигеннән 36,2 процентка югары.
-
«Дулкыннар - 2019» бәйгесенең район этабы
Балалар иҗат үзәгендә ел да уза торган «Дулкыннар - 2019» бәйгесенең район этабы булып узды
-
Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр
Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр эшли.
-
Фәнзаман Батталны искә алу кичәсе онлайн
Чара 17:00 сәгатьтә башлана.
-
Көрәшне үстерү һәм таныту максатыннан татар көрәшенә багышланган китап дөнья күрде
Китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала.
-
Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры Иске Мичән мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде
15 нче февральдә Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры Иске Мичән мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде.
-
Казанда җепшек көннәр һәм бураннарны кыска вакытлы салкыннар алыштырачак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне һава шартларының кискен начараячагы хакында кисәтте.
-
«Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы
2019 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Конкурс талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, балалар мәгарифе һәм сәнгать өлкәсендә тәрбия бирү мәсьәләләренә җәмәгать игътибарын җәлеп итү, иҗади коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын һәм квалификациясен күтәрү максатыннан үткәрелде.