18 февраль 2019 яңалыклары
-
18 - 24 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Казанда Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале бара.
-
Болгарда "Кыш Батыр" фестивале
16 февраль Болгарда "Кыш Батыр" исемле фестиваль узды. Борынгы кораллы сугыш уеннарын күрсәтеп оештыручылар мөселманнар өчен изге саналган урыннарга җәен генә түгел, кышын да туристларны җәлеп итмәкче.
-
Форум "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш"
16 февраль көнне Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш" форумы һәм "Татар кызы - Нәни энҗеләр" бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узды.
-
Белгечләрне ничек авылга кайтарырга? (сораштыру)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия вузлары рейтингында соңгы урында барганнары өчен Казан аграр университеты һәм Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде. “Аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Бу бик начар, тәртип урнаштырырга кирәк. Мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, – диде Президент. Сезнең җирлектә белгечләр бармы? Яшьләрне авылга ничек җәлеп итәргә?