18 март 2020 яңалыклары
-
Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин
Грант бирү тәртибе һәм документ формалары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.
-
Саба аграр көллиятендә «тракторчы–машинист» таныклыгы алуга теоретик һәм гамәли имтиханнар узды
2020 елның 17-18 мартында «Саба аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «В,С,D,E,F» категорияле «тракторчы–машинист»таныклыгы алуга теоретик һәм гамәли имтиханнар узды.
-
«Татар-информ» Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә
Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Альберт Борһанов: Керәшен һәм мөселман геройларының данын күтәрергә кирәк
«Татарстан милли сәясәтне дөрес алып бара», — ди тарихчы Альберт Борһанов.
-
Россиядә дистанцион уку өчен электрон дәреслекләр бушлай ачыла
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясендә Россия төбәкләрендә укытучыларга һәм ата-аналарга дистанцион белем бирүне оештыруда ярдәм итү буенча методик төркем булдырылды.
-
Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил фаразлый
Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача.
-
"Таттелеком" компаниясе җепселле-оптик элемтә линияләрен төзүне тәмамлады
2019 елда «Таттелеком» компаниясе Саба районының барлык торак пунктларына кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзүне тәмамлады.
-
Татарстан районнарына биологик калдыкларны җыю өчен контейнер һәм автотранспорт кайта
Агымдагы елда биологик калдыкларны җыю һәм алга таба утильләштерү проекты республиканың 19 районында гамәлгә ашырыла.
-
«Ак Барс» КХЛдан коронавирус аркасында сезонны вакытыннан алда тәмамлауны сорады
Клуб гаризасында агымдагы сезон җиңүчене һәм Гагарин Кубогы иясен билгеләмичә калырга тиеш, дип искәртелә.
-
Районыбыз кибетләрендә азык-төлек товарлары бетү куркынычы юк
Коронавирус аркасында социаль челтәрләр һәм мессенджерларда таратылган коткыдан соң кибетләрдә сатып алучылар, чыннан да, күбәйде. Әмма район сәүдә нокталарында ыгы-зыгы юк. Шөкер, супермаркетларыбыз кечкенә кибетләребез ассортименты күпләп сатып алуны күтәрерлек булып чыкты. Түбәндәге фотоларда сез халык бозылмый торган продукцияне үзләренең сумкаларына күчергәннән соң та элеккечә тулып торган киштәләрне күрәсез.
-
Казанда Алинә Заһитова катнашындагы боз тамашасы көзгә күчерелде
«Боз чемпионнары» 31 мартта «Татнефть Арена»да чыгыш ясарга тиеш иде.
-
Мәдәни чаралар кичектерелгәч дәүләт театрлары нәрсә белән шөгыльләнә – сораштыру
19 марттан 15 апрельгә кадәр республикада мәдәни чаралар кичектерелә.
-
"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020" XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре
17 март көнне Теләче мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020 " XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы булып узды. “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән” 111 укучы катнашты.
-
Ләйлә Фазлыева: Үзлектән изоляцияләнүче кешеләргә «больничный» биреләчәк
ТР Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта кешеләргә үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга киңәш итте.
-
“Тагын уйнатасыздыр бит?”
“Саба таңнары”н нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте ел саен үз басмаларын укучылар арасында "Язылган өчен смартфон!" бәйгесе игълан итә. Ә "Татмедиа" карамагында - 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2020 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде, хөрмәтле укучым.