“Тагын уйнатасыздыр бит?”
“Саба таңнары”н нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте ел саен үз басмаларын укучылар арасында "Язылган өчен смартфон!" бәйгесе игълан итә. Ә "Татмедиа" карамагында - 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2020 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде, хөрмәтле укучым.
Байлар Сабасында яшәүче хәбәрчебез Розалия Мөхәммәдиева, әнә шушы бәйгедә катнашып, смартфонга лаек булды да инде. “Дөресен әйтергә кирәк, моңа ышанып та бетмәгән идем. Чынлап торып уйласаң, смартфонны яки башка бүләкне бәйгедә катнашучыларның теләсә кайсысы отарга мөмкин икән бит. Бары ел саен катнашырга гына кирәк. Уңыш елмаймый калмый. “Мин КПСС район комитетында эшләгәндә үк газета-журналларны күпләп алдыра идем. Хәзер дә кулга тотып газета укудан аерыла алмыйм. Мин бик шат канәгать шундый зур бүләк отуыма. Республика газеталарында, “Саба таңнары”нда бирелгән язмаларны даими укып барам. Мине сәясәт тә, мәгариф тормышы да, мәдәният тә – барысы да кызыксындыра, рубрикалар үзенә җәлеп итә. Сабалылар газета-журналларга күбрәк язылсынннар иде. Матбугат белән дуслык – үзебезнең милләтне үстерүгә, телебезне баетуга зур ярдәмче”,– диде актив хәбәрчебез смартфонны кабул итеп алгач.
Тагын бер райондашыбыз Кәримулла абый Гатауллин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең кызыксындыруына ел саен диярлек лаек була. Бүләк тапшырылганда 13 мартта аның туган көне дә булып чыкты. “Бүген ничек матур итеп утырасыз, алга таба да шулай редакциягә килергә, бүләкләрнең тагын да олырагын алырга, сәламәт булырга язсын”,–диде газетаның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов һәм аңа туган көн күчтәнәче дә тапшырды. “Тагын оештырырсыз бит әле приз уйнатуны?”– дип сорады ул. “Әлбәттә, традиция дәвам итә. Киләсе яртыеллыкка да бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта дусларыгызга, туганнарыгызга җиткерүегезне сорыйбыз”,– диде мөхәррир. Розалия, Кәримулла абый һәм бәйгедә катнашып та, отучылар исемлегенә керә алмаган укымышлы, тугры дусларыбыз артыр дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев