18 июнь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне видеокамералар төшерәчәк
Камералар әлегә тест режимында эшли.
-
Татарстанда яңа радио эшли башлады
«Татмедиа» филиалы «Зәй-информ» 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшли башлады.
-
Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләр киеп йөрүне тикшерү көчәячәк
Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
-
Талпан кадалса, нишләргә?
Җылылар башлану белән төрле йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит, боррелиоз вирусларын таратучы талпаннар активлаша. Быел Саба районында тикшерелгән бөҗәкләрнең 46 процентында боррелиоз авыруын китереп чыгаручы бактерияләр табылды. Соңгы 10 елда Россиядә энцефалит белән дә вәзгыять киеренкеләнде. Саба да урман бете киң таралган районнарга керә. Йогышлану талпан тешләгәндә була, сирәк очракларда кәҗә сөте эчкәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Бөҗәкнең селәгәй бизләрендәге вируслар канга эләксә, үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә.
-
Төркиягә һава юллары 1 июльдән ачылырга мөмкин
Сочи һәм Кырым курортларында ял итүчеләр саны күп булу коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуына китерергә мөмкин.
-
Патяшина: Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны артса, яңа чикләүләр кертеләчәк
Илнең 26 төбәгендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан.
-
Мишә авыл җирлегендә теннис корты капламын ремонтлау
Теннис кортын вакытында ремонтлау киләчәктә акчаны янга калдырачак Шулай ук клиентларның имиджын сакларга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Уенчыларга үз тирәсендә ярыклар һәм каты катламнар күрү, тузан сулау, таю яки рулонлы имгәнүләр алу күңелле булмас.Шушы максатларны истә тотып Мишә авыл җирлегендә теннис корты ремонтланды.
-
Казан янында җәяүлеләр кичүенә самокатта кинәт кенә чыккан баланы машина бәрдергән
Балаларны машина бәрдергән ике очрак та видеога эләккән.
-
Салдым кармак, тотарга яраса
Балык тоту шөгыль булса, аны үрчетү – эшмәкәрлекнең бер юнәлеше. Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотуны тыю вакыты 5 июньнән чыкты һәм Сабадан да кармак салырга яратучылар Чулманга, Нократка ашыкты. Ә бит районыбыздан башланган Мишәдә дә 40-50 еллар элек балык мыҗгып тора иде. Кармагыңны салып кына өлгер. Хәзер суы кимегәч, балыгы да калмады диярлек. Кармак салырга Мишәнең Теләче, Питрәч, Лаеш районнары территорияләре аша үткән урыннарына гына барсаң инде.
-
Россиянең Оборона министрлыгы коронавирустан сагыз рәвешендәге яңа препарат ясый
Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү инфекциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирер дип көтелә.
-
«Кичке уен» бәйрәме
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан авылдашлар өчен «Кичке уен» бәйрәме үткәрделәр. Программада: милли татар күңелле җырлары, биюләр, халык дәртле уеннары, ярышлар һәм чәй өстәле. Очрашу җылы, күңел атмосферасында узды. Кичке якта ярда үткәрелгән чара ахырында өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларында бераз гына булса да кайтып, шул чор атмосферасына чумып кайтуларын күрдек.
-
Үткән Сабантуйларда Татарстанда 244 исерек тоткарланган
Саба районында 2 машина йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган.
-
Россиядә яшәүчеләргә булачак пенсия күләме турында алдан хәбәр ителәчәк
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән гражданнарга әлеге мәгълүмат сорау буенча биреләчәк диелә.
-
Ялларда Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә
Көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.
-
«Кайгырту» кушымтасын 5 меңнән артык татарстанлы йөкләгән
Суперсервислар булдыру һәм клиентларга юнәлдерелгән карашны гамәлгә кертү хисабына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне проактив күрсәтүне тәэмин итү дәүләт һәм муниципаль идарә системасын цифрлы трансформация концепциясе кысаларында куелган бурычларны хәл итүдә төп алымнарның берсе булып тора.