Россиянең Оборона министрлыгы коронавирустан сагыз рәвешендәге яңа препарат ясый
Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү инфекциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирер дип көтелә.
Россиянең Оборона министрлыгы Сovid-19 инфекциясеннән яңа препарат ясый башлаган. Ул сагыз кебек булачак.
РИА Новости агентлыгы чыганагы хәбәр иткәнчә, препарат ясау буенча эшләр 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институтында башланган. «Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирәчәк», — дип белдергән чыганак.
Институтта тагын бер вакцинаны эшлиләр, анысы как рәвешендә булачак.
«Сынау тәмамланганнан соң, бу вакцина дәвалау схемаларында, һәм профилактик дару препаратлары белән өстәмәләр буларак кулланылачак», — дип хәбәр ителгән агентлыкка.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев