19 февраль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда ел дәвамында ике мең чамасы патриотик акция уза
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында патриотик эшләр үткәрелүе каралган.
-
Ришат Төхвәтуллин: “Акыл белән дә уйлап, йөрәкне дә тыңлап, утызга җиттем инде”
Ришат Төхвәтуллин “Күзгә күз карашып” тапшыруында Гөлназ Асаева һәм Алия Карачурина белән мөнәсәбәтләре хакында Зифа Нагаевага сөйләгән. “Акыл белән дә уйлыйм, йөрәкне дә тыңлйм. Шуңа күрә 30га җиттем инде”, дигән Ришат.
-
Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол буенча турнир
2019 елның 16 февралендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол турниры узды.
-
Томшыгын алса, койрыгы ябыша… Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш
Россия Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгына бирелә торган дәүләт ярдәменең 98 проценты эре агрохолдингларга эләгә. Бернинди кыенлыкларга карамый, терлекнең баш санын киметмичә, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле продукцияләр җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең нибары 2 проценты белән ризалашып яшәргә туры килә икән.
-
Туган тел көненә багышланган эксперименталь музыка концерты онлайн
Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.
-
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Моннан берничә көн элек, сәламәтлек белән бәйле сәбәпләр аркасында, Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровның алдагы берничә концертында катнашмавы хакында әйткән иде. Моның өчен гафу үтенеп, Ләйлә Дәүләтова “Бернинди гаебебез булмаса да, сезнең алдыгызда гафу үтенәбез һәм гастрольләрне дәвам итәбез!”, дип язган иде.
-
ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.
-
Икшермә кадет мәктәбе “Җиңү-2019” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабында җиңеп, 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак финал уеннарында катнашу хокукына лаек булды
Казан “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә республиканың “Җиңү-2019” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этапы узды.
-
Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк
2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала.
-
Нью-Йоркта Филүс Каһиров Аида Гарифуллинадан күбрәк тамашачы җыйган
Филүс Каһиров Нью-Йоркта бер үк көндә Аида Гарифуллина һәм Баста белән төрле мәйданнарда чыгыш ясаган.
-
Казанда «Әлфия Авзалова» дигән китап тәкъдим ителәчәк
Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли.
-
Татарстанның 200дән артык авыл-шәһәре су басу зонасындагы торак пунктлар исемлегенә кергән
Су басу ихтималы булган зонага кергән торак пунктларның күбесе Казан тирәсендә (14 авыл), Биектау (13) һәм Лениногорск районнарында (13) урнашкан.
-
Терлекчеләр “Варзи Ятчи” дан кайтты
Шушы көннәрдә Сабага Удмуртиянең “Варзи Ятчи” шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыткан соңгы төркем терлекчеләр кайтты.
-
Акчадамыни хикмәт...
Соңгы вакытта маршрут автобусларына утырасы килми. Моның сәбәбе бар: гыйнвар башында минем белән күңелсез хәл булды. Исәбем – иртән эшкә барганчы, табибка күренү иде. Иң беренче булып язылып та куйдым. Без яшәгән тукталыштан миңа кирәкле клиникага барыр өчен ике автобуска утырасы. Шуны исәпкә алып, кесәмә 50 сум акча салдым.
-
Россиядә самолетка утырганда электрон талон файдаланырга рөхсәт иттеләр
Пассажирларга электрон талон куллану мөмкинлеге турында авиакомпания хәбәр итәргә тиеш була.