Томшыгын алса, койрыгы ябыша… Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш
Россия Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгына бирелә торган дәүләт ярдәменең 98 проценты эре агрохолдингларга эләгә. Бернинди кыенлыкларга карамый, терлекнең баш санын киметмичә, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле продукцияләр җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең нибары 2 проценты белән ризалашып яшәргә туры килә икән.
Ни арада 30 еллап вакыт узган. Татарстан Республикасы Россиядә беренчеләрдән булып Җир кодексы кабул иткән иде. Җир реформасы уздыру нәтиҗәсендә 2 миллион 700 мең гектар сөрү җире булган Татарстаныбызда узган гасырның туксанынчы елларында ук инде 1 миллионнан артык җир милекчесе барлыкка килде. Авылларда крестьян-фермер хуҗалыклары оешып, киләчәккә өметле адымнар ясала башлады.
Ул елларда фермерлык хәрәкәте авыл хуҗалыгында иң актив үсеш алган юнәлешләрнең берсе булгандыр, шәт. Кыска гына вакыт эчендә Россиядә дә крестьян-фермер хуҗалыкларының саны 300 меңгә якынлашты. Татарстанның Спас, Әлки, Буа, Лаеш һәм кайбер башка районнарында оешкан фермер хуҗалыклары башлангыч чорда ук уңышлы старт алса да, бүген күбесенең язмышы буяулы түбәгә баскан саескан хәлендә. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Мондый шартларда югары җитештерүчән техника һәм технологияләр сатып алу түгел, очын очка ялгап бару да көннән-көн кыенлаша.
Кызганыч, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгындагы башка бик күп башлангычлар кебек үк, никадәрле генә уңышлы эшләргә омтылса да, күп төрле эчке каршылыкларга дучар ителде. Файдаланылмый яткан җирләрне алу, пай җирләрен хосусыйлаштыру сират күпере кичүгә тиңләште.
Җиң сызганып эшли башлаган фермерлар төрле бюрократик киртәләр аша үтә алмый, сайлаган юлыннан чигенергә мәҗбүр ителде. Авыл хуҗалыгында ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияләр җитештерүнең шактые крестьян-фермерлар өлешенә туры килсә дә, озак еллар дәвам иткән төрле гаделсезлекләр нәтиҗәсез калмады. Бер яктан – җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмау, икенче яктан – дәүләт ярдәме азрак булу крестьян-фермерларның әкренләп кими баруына китерде.
Дөрес, кәгазь боткасыннан һәм төрле салым янауларыннан шикләнеп, шәхси хуҗалыклар статусына күчүчеләр дә шактый булгандыр. Авылда яшәүчеләрнең кими баруы да тәэсир итми калмагандыр. Ни генә булса да, нәтиҗәсе аяныч. Авыл хуҗалыгында исәп алу буенча берничә ел элек үткәрелгән санаулардан күренгәнчә, Россиядә крестьян-фермер хуҗалыкларының саны чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә 46 процентка кимегән.
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, фермерлар – авыл хуҗалыгының таянычы һәм авылның киләчәген тәэмин итүдә хәлиткеч көч булып тора. Рас шулай икән, киләчәктә фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең саллырак булачагына өмет бар.
Дөрес, дәүләт ярдәме дә төрле төбәкләрдә төрлечә, диләр. Татарстанда да, тулаем алганда, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме аз дип әйтерлек түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының берничә көн генә элек узган киңәйтелгән коллегия утырышында ассызыкланганча, бездә кече хуҗалыкларга ярдәм 24 юнәлештә алып барыла. 2018 елда аның күләме 2,1 миллиард сумга җиткән. 170 крестьян-фермер хуҗалыгы төрле суммаларда грантка ия булган. Авылда үз эшен яңа башлап җибәргән фермерлар һәм гаилә фермаларына 562 миллион сум акча бирелгән. 273 шәхси хуҗалыкка кечкенә фермалар төзүдә ярдәм күрсәтелгән.
Авыл җирлегендә оешып килүче 24 кооператив 317 миллион сумлык матди ярдәм алган, бу эшне башлаучыларга төрле ярдәм итү карала. Кем әйтмешли, мөмкинлекләр бар, файдалана гына бел.
Авылда яшәүчеләр дәүләтнең үзләренә карата озак еллар дәвам иткән гадел булмаган сәясәтен дә тиз генә оныта алмый булса кирәк. Халыкның киләчәккә ышанычын кайтару җиңел түгел ул. Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабарга туры килә.
Әйтик, моңарчы авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакы шәһәрнекенең 58 процентын тәшкил итә иде. Хәзер инде мондый гаделсезлеккә дә чик куелыр дигән өмет бар. Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев яңарак кына: “Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш”, – дип белдерде. Инде мондый хәлнең тормышка ашасын гына көтәсе кала.
Фото: Салават Камалетдинов/архив tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев