19 май 2020 яңалыклары
-
Татарстанның һәр районында терлекчелектә алдынгы технологияләрне кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
-
Пионерия туган көн
Май бәйрәмнәргә, истәлекле көннәргә бай ай. Урта һәм өлкән буын кешеләр 19 май – Пионер туган көнне дә хәтерли.
-
Татарстан мөфтие Кадер кичәсе уңаеннан Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте
"Дөньякүләм пандемия шартларында Татарстан Республикасы мәчетләре әлегә ябык. Әмма “Кадер кичә”сен без өйдә дә каршы ала алабыз. Моның өчен безгә бер намазлык яки хәтта бер чиста почмак та җитә", - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.
-
Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак
Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак.
-
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагы ачыкланган
Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак) һәм Чаллыда 12 (очрак) теркәлгән.
-
Россия синоптиклары июнь җылы булыр дип фаразлый
Быел июньдә термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
-
Илгиз Зәйниев курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»не чыгара
«Әлдермештән Әлмәндәр» курчак спектакле Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеровка мәдхия булсын иде», - ди театрның сәнгать җитләкчесе.
-
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады
«Сезнең эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз зур әһәмияткә ия», - ди «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
-
“Кайнар линия” үткәрелә
28 май көнне Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады
"Алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматның бихисап күләмен максатчан аудиторияләргә һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора", - дип искәртә Дәүләт Советы Рәисе .
-
Матбугат көне белән
Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе.