Саба таңнары

Сабинский район

18+
Календарь

Матбугат көне белән

Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе.

Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур. Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып киләләр. Язмаларда – без белгән, янәшәбездә яшәгән, эшләгән хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар, дуслар, авылдашлар. Алга таба да аларның матур эш-гамәлләре, хезмәт уңышлары турында укып, болар – безнең район кешеләре дип сөенергә язсын. Матбугатның тәэсирле сүзе - үткен корал һәм аннан нәтиҗәле файдалану мөһим. Уй-фикерләрегезнең изге булуын, хәбәрчеләр белән элемтәне ныгытып, максатыгызга ирешүдә ныклык, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев