19 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары яшен һәм томан турында кисәтә
Җил секундына 15 — 18 метрга кадәр көчәячәк.
-
В.Матвиенко ир-атлар һәм хатын-кызлар хезмәт хакы арасында аерманы киметергә чакыра
Безнең илдә хатын-кызларның уртача хезмәт хакы ир-атларның уртача хезмәт хакының 74 процентын тәшкил итә.
-
“Миссис Россия 2018” исемен алучы билгеле булды
Таҗны җиңүчегә “Миссис Россия 2017” җиңүчесе Полина Диброва, телетапшырулар алып баручы Дмитрий Дибров җәмәгате, кидерде.
-
ХАҖ КЫЛУ, КОРБАН ЧАЛУ-АЛЛАҺКА ЯКЫНАЙТА
һәр мөселман иманның бишенче баганасы- хаҗ гамәлен үтәү турында хыялланып яшидер. Хаҗ кылына һәм корбан чалына торган Зөлхиҗҗә аен быел безнең районнан да 10 лап дин кардәшебез изге сәфәрдә каршылады. Сабабызның хөрмәтле абыстае, җәмигъ мәчет мөгаллимәсе Тәнзилә ханым Йосыповага хаҗ сәфәрендә инде берничә тапкыр барып кайту насыйп булды. Быел алар тормыш иптәше Харис абый белән ураза вакытында гомрә хаҗын кылдылыр. Хаҗга бару һәм Корбан бәйрәме фазыйләтләре турында Тәнзилә ападан якыннанрак сораштырдык.
-
Путин Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән аның туенда биегән
Кадрларда Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән биюче һәм алман телендә тост әйтүче Россия Президенты да күренә.
-
Чакырган җиргә кунакка йөрисезме?(сораштыру)
Владимир Путин бүген туйга барырга җыена. Алманиягә рәсми сәфәргә барышлый, Россия Президенты, Австриядә тукталып, бу илнең тышкы эшләр министры Карин Кнайсльнең туенда кунак булачак. Баксаң, ил башлыгын бу тантанага берничә ай элек үк чакырганнар икән. Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, Россия Президентының элегрәк тә чит илләрдә узган андый чараларда катнашканы булган. Ә сез чакырган бар җиргә дә кунакка йөрисезме?
-
Чаллы кызын Беренче каналга катнаш никахлар турындагы тапшыруга чакырганнар
Альбина җиде ел элек Мисыр кешесенә кияүгә чыккан, аның кызы туган һәм Александриядә яши.