ХАҖ КЫЛУ, КОРБАН ЧАЛУ-АЛЛАҺКА ЯКЫНАЙТА
һәр мөселман иманның бишенче баганасы- хаҗ гамәлен үтәү турында хыялланып яшидер. Хаҗ кылына һәм корбан чалына торган Зөлхиҗҗә аен быел безнең районнан да 10 лап дин кардәшебез изге сәфәрдә каршылады. Сабабызның хөрмәтле абыстае, җәмигъ мәчет мөгаллимәсе Тәнзилә ханым Йосыповага хаҗ сәфәрендә инде берничә тапкыр барып кайту насыйп булды. Быел алар тормыш иптәше Харис абый белән ураза вакытында гомрә хаҗын кылдылыр. Хаҗга бару һәм Корбан бәйрәме фазыйләтләре турында Тәнзилә ападан якыннанрак сораштырдык.
-Бисмиләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әйе, хаҗ кылу-Аллаһы каршында иң саваплы гамәл. Аны байлыгы, сәламәтлеге җиткән кешегә гомерендә бер генә тапкыр кылырга насыйп булса иде дип теләргә кирәк. Чөнки хаҗ сәфәренә барган, андагы йолаларны тиешле дәрәҗәдә үтәгән мөселманнар өчен Раббыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә әҗер-саваплар әзерли. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи үә сәллам): «Җиренә җиткереп үтәлгән хаҗның бүләге- җәннәт булыр» дигән.Хаҗ ике төрле:гомрә (сөннәт) хаҗ һәм фарыз хаҗ була. Безгә быел бу изге җирләрдә Рамазан аенда гомрә хаҗын кылу насыйп булды. Анда олы хаҗның бөтен шартлары керми. Бу хаҗны сөекле рәсүлебез күп тапкырлар, ә олы хаҗны бер генә мәртәбә кылган. Рамазан шәрифне шундый изге җирләрдә үткәрү, мәчетләрендә Тәравих намазлары уку, догалар кылуны Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән зур нигъмәте дип кабул иттек, әлхәмдүлилләһ. Быелгы хаҗга китүчеләрне дә зур дулкынлану һәм шул изге җирләрне сагыну хисләре белән озатып калдым. Хаҗ – бөеклеккә омтылу дигән мәгънәне аңлата. Мөмкинлекләре булып та, кайберәүләр бу изге сәфәргә баруны гел кичектереп, «мин әле моңа әзер түгел” дигән шик-шөбһәләнеп йөриләр.Әлбәттә, хаҗга бару өчен үзеңне рухи, әхлакый яктан нык итеп әзерләргә кирәк. Хаҗ кылуның шартлары бик күп, һәр нәрсәне өйрәнеп күңелең белән күзаллап барырга кирәк. Хаҗда вакытта иң беренче калеб чисталыгын сакларга кирәк. Кыенлык килеп чыкса, Аллаһның сынавы дип кабул итәсе, анда бит рәхәтлек эзләп бармыйлар. Буш, кирәкмәгән сүзләрдән, гайбәттән, ялганнан сакланырга кирәк.
Бу көннәрдә Мәккәдә меңләгән дин кардәшебез изге йоланы үти. Җәһәннәм утыннан Гарәфә көнендә (гает алды көне) ураза аена, башка кичәләргә, бәйрәмнәргә караганда да күбрәк кеше азат ителә. Бу көннең бөеклеге искитәрлек,ураза тоту бик күркәм һәм саваплы санала. Мөселман кардәшләр шушы изге көннәрне бушка уздырмасыннар, гыйбадәтләрен арттырсыннар иде дип әйтәсе килә. Хаҗ вакытында Кәгъбәтулланы әйләнгәндә- Таваф вакытында күз яше елга булып ага... адәм баласының күңеле әнә шулай йомшара, калебе чистара. Бу мәлләрдә һәркем түбәнчелек белән дога кыла, Аллаһы Тәгалә белән ике арадагы иң яшерен теләкләре белән уртаклаша. Аллаһы Тәгалә адәм балалаларының изге юлда булуын тели, шуңа күрә аның рәхмәтенә ирешү өчен Хаҗга ният итәргә кирәк. Изге сәфәргә барам дип ният иткән мөселманга Аллаһы Тәгалә акчасын да, җаен да, яхшы юлдашын да чыгара ул. Хаҗ кылу мөмкинлеге булмаган очракта, көннәребезне гамәл - гыйбадәттә үткәрсәк иде. Корбан гаете якынлашкан көннәрдә Коръән укып, Аллаһка зекер итеп, сәдака биреп, әти-әниләребезнең, туганнарыбызның хәлен белешеп, яхшы гамәлләр кылып үткәрсәк, Аллаһ бездән разый булмый калмас. Шулай ук корбан чалу – иң хәерле һәм саваплы эшләрдән санала. Ул безне Аллаһыга һәм аның ризалыгына якынайта. Корбан итенең өчтән бер өлеше мохтаҗларга, шуннан калган өчтән бере үз гаиләсенә кала. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, ул моның белән безнең үзенә якынлык дәрәҗәсен арттыра. Корбан чалуыбыз - безгә Аллаһ юлында малларыбызны кызганмавыбызны күрсәтә. Бу мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә. Корбан чалган кешенең гөнаһлары ярлыкана, Кыямәт көнендә чалучыны Сыйрат күпере аша алып чыга һәм аның котылуына сәбәпче була.Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга бу изге гамәлләрне башкарып, югары җәннәтләренә ирешергә насыйп әйләсен иде.
Язманы Ильмира
Галимуллина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев