19 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Дума депутаты мәктәп укучыларына һөнәр сайлау өчен өстәмә бер ел бирергә тәкъдим итте
Василий Власов фикеренчә, Россиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисади торышка туры килми.
-
Россия халкының күпчелеге мәктәпләрдә гаджетларны тыю яклы
Россия мәгариф министры Ольга Васильева фикеренчә, мәктәпләрдә кәрәзле телефон куллануны тыю, уку барышына уңай йогынты ясаячак.
-
Казанның Идел буе районында чит ил машинасы 21 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Сафиуллин урамында яшь егет юлның машиналар йөри торган өлешен светофорның кызыл утына чыккан.
-
Чаллыда биеклектән егылып ике ир-ат үлгән
Әлеге хәл җиденче һәм илле беренче комплексларда булган.
-
Татарстан Тикшерү комитеты Казан шәһәре Думасы депутаты гамәленнән зыян күрүчеләрне эзли
«Гадел Россия» партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Бильгильдеева «Пассаж» оешмасы клиентларының 7 млн сум акчасын урлауда шикләнелә.
-
Лаештан Шәвәлиевлар гигант яшелчәләр үстереп, аларга кәләпуш һәм яулык кидерткән [фото]
Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Илдар белән Фәридә Шәвәлиевлар гаиләсе таң калырлык кабаклар үстергән. Яшелчәләрнең берсе – унбер киллограмм җиде йөз грамм, икенчесе – ун килограмм алты йөз грамм ди. Озынлыгы алтмыш сантиметрга якын. Болар кабакның үзенчәлекле бер төре икән.
-
Бүген Казанда 12 градус җылы булачак
Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава көтелә.
-
Татарстанда интенсив җиләк-җимеш бакчасы төзү өчен 500 мең сум субсидия бирелә
“Интенсив бакча төзү 1 млн сумга төшә, шуның яртысын субсидия итеп кире кайтарабыз”, - диде министр урынбасары.