19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әти кеше тугыз яшьлек кызына сугып, талагын өзгән
Өченче класста укучы кыз хәзер Яр Чаллыда дәвалана.
-
НИКОЛАЙ ДРОЗДОВ: ХӘЗЕР ЭКОЛОГИЯ – ТӨП ФӘН! /ФОТОРЕПОРТАЖ/
Табигатьне ихлас ярату, чиксез күп белем һәм буыннан буынга дәвамчанлык… Нәрсә турында сүз бара дип аптырамагыз. Мин галим-зоолог һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов белән очрашудан шулай илһамланып кайттым. 16 декабрь көнне Казан шәһәренең 3нче гимназиясе укучыларының да Николай Дроздов белән күрешү мөмкинлеге булды.
-
Рифат Зариповны баянга җырлаталар (видео)
Пенза өлкәсе Каменка шәһәрендәге концерты барышында Рифат Зариповның аппаратурасы янып чыккан. Әмма җырчы югалып калмый, баянга кушылып рәхәтләнеп җырлый.
-
Мингәр авылында сыек май җитештерү буенча мини завод
Соңгы унъеллык эчендәТимершык авыл җирлеге территориясендә җитештерү, хезмәт курсәтү эшчәнлеге алып баручы оешма-предприятиеләр барлыкка килеп тора.
-
Журналист Гөлнар Гарифуллина: Күп функцияле үзәкнең функциясез эшләүчеләре яки Дәүләткә ялгыш күчкән акчаны кире кайтарып буламы?
Дәүләт учреждениеләрендәге бюрократия, чиратларны бетерү максатыннан хезмәтләр электрон вариантка күчерелде, күп функцияле үзәкләр төзелде. Әмма нинди генә заманча технологияләр кулланылса да, битараф хезмәткәрләр бөтен тырышлыкны юкка чыгара ала. Мәсәлән, акча ялгыш күчерелгән очракта аны кире кайтарып буламы? Журналист Гөлнар Гарифуллина үз күргәннәре турында яза.
-
Эремчекле тавык рулеты (рецепт)
Җырчы Айгөл Бариевадан эремчекле тавык рулеты рецептын тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда яшәүченең гомерен өзгән юл һәлакәте буенча хөкем карары чыгарылды
Машина йөртүче юл һәлакәтенә очраган һәм бер минуттан икенче һәлакәттә үлгән.
-
Җәвит Шакиров: "Бездә гаилә “банк”ының директоры – Зөлфия, ә мин – президент" (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)
аиләдә акча кем кулында булырга тиеш дип уйлыйсыз? Гаилә "казна"сындагы акчаны ничек файдаланырга һәм ничек сакларга? Татар эстрадасы йолдызлары белән шул турыда фикер алыштык.
-
Башкортстанда елның иң өлкән "кияү егете"нә – 93 яшь
Республикада гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле кызыклы фактлар китерелә.
-
Ана күңеле - балада, баланыкы...: «Әнине үтерергә теләмәдем, бу очраклык кына»
Үз әнисен үтерүдә гаепле 32 яшьлек ир суд каршына басты.
-
Тинчурин театрында Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе үткәрелде
15 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе узды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова юбилярны үткән гомер бәйрәме белән котлап, театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен аны республикабызның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Моннан тыш, ул Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин юллаган котлау сүзләрен дә җиткерде.
-
Наҗия Габдрахман кызы Вәлиевага 90 яшь
19 декабрьдә Байлар Сабасында яшәүче Наҗия Габдрахман кызы Вәлиева үзенең олуг юбилеен – 90 яшен каршылады.
-
Чәчәк кыйбат булу сәбәпле Равил Шәрәфиев Алмаз Хәмзинга бер мең сумны акчалата бүләк итте
16 декабрь көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм сүз остазы Алмаз Хәмзин 70 яшьлек юбилеена багышланган “Татарның хуҗасы” кичәсенә тамашачыларын җыйды.
-
«СИМФОНИЯ ТАЛАНТОВ» Бөтенроссия классик музыка сәнгате фестиваль-конкурсы
Казан шәһәренең 15нче балалар сәнгать мәктәбендә«Симфония талантов» Бөтенроссия классик музыка сәнгате фестиваль-конкурсы утте. Конкурста республиканын төрле шәһәрләреннән һәм якын-тирә төбәкләрдән 89 иҗат коллективлары һәм солистлары катнаштылар. Катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларыда бар иде.
-
Казанда яшәүче хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 99 мең сум акчасыннан колак каккан
Зыян күрүченең ире банкоматта саннар комбинациясен җыйган һәм картасыннан 99 мең сум акчасы юкка чыккан.