20 февраль 2020 яңалыклары
-
«Авыл укытучысы – 2020» җиңүчесенә 50 мең сум
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укытучылар өчен бәйге уздыра.
-
Гайнулиннар гаиләсе сабый өчен кирәк-яраклар тутырылган "Нәниләр тартмасы"н алдылар
Бүген Сабада яшәүче Гөлсирень һәм Илшат Гайнулиннарның өченче кызлары туу уңаеннан сабый өчен кирәк-яраклар тутырылган «Нәниләр тартмасы» тапшырылды. Әлеге бүләк быел гамәлгә кертелгән проект – җан башына керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә башлады.
-
Алсу -"Иң яхшы әйдаман-2020" конкурсы җиңүчесе
19 февраль көнне, Лаеш районында "Иң яхшы әйдаман - 2020" республика конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә республикабызның 42 муниципаль районыннан 51 отряд әйдаманы үз осталыкларын күрсәтте.
-
Рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов XX йөз башы татар шәһәр мәдәнияте үсешен реконструкцияләгән
Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән постерлар әлегә кадәр билгесез тарих битен ачарга ярдәм итә.
-
Коронавируска бергәләп каршы торыйк
Саба муниципаль районы башкарма комитеты районда коронавирус инфекциясе үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау чаралары турында карар кабул итте. Карарда, оештыру-хокук формаларына бәйсез рәвештә” предприятие, учреждение җитәкчеләренә массакүләм чараларын ябык титагы биналарда үткәргәндә катнашучылар санын чикләүләр билгеләргә, андагы һаваны бактериягә каршы нурландыргычлар ярдәмендә туктаусыз йогышсызландырырга тәкъдим ителә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты
Кызлар белән аралашкан вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин аларның эшчәнлек өлкәсе, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм милли аш-суга осталыклары белән кызыксынды.
-
1 апрельдән социаль пенсия индексацияләнәчәк
3 млн кешегә социаль пенсияне индексацияләү 2019 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып башкарыла.
-
Укучының мәдәни көндәлеге
2020 елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Иләбәр авыл китапханәсе мөдире Эзмә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Тарих кайдан башалана» дигән исем астында танып белү сәгате уздырды. Чара барышында укучыларга авылларыбыз тарихы, җирлегебездә урнашкан тарихи урыннар турында бай мәгълүмат җиткерелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
-
Рабит Батулла: Тукай бүләге зур язучылырга китереп бирелергә тиеш
Язучы дәүләт премиясен милләтне кайгырткан әдипләргә генә бирергә кирәк дип саный.
-
"Туган ягым гөлләр иле"
19 февраль көнне Елыш авыл клубында ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан Елыш клубы, Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары һәм үзешчәннәре катнашында "Туган ягым гөлләр иле" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм "Умырзая" һәм "Ядкәр" вокаль ансамбльләре, "Көмеш тел" уен кораллары ансамбле, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек һәм җыр, бию белән үрелеп барылды. Авылдашлар һәрбер чыгышны җылы алкышларга күмделәр.
-
Татарстан галимнәре бодайның «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган яңа сортын чыгарды
Яңа сорт катлаулы комбинацияле, ул авыруларга бирешми һәм югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора.
-
Всемирный день социальной справедливости
Всемирный день социальной справедливости (World Day of Social Justice) отмечается ежегодно, начиная с 2009 года. Генеральная ассамблея ООН провозгласила об установлении этого праздника в специальной резолюции № A/RES/62/10 от 26 ноября 2007 года. Предпосылкой для возникновения новой даты — 20 февраля — стала всемирная встреча на высшем уровне, которая прошла в Копенгагене в марте 1995 года, и на которой были провозглашены задачи социального развития современного общества.