20 август 2015 яңалыклары
-
Болытларда “Аллаһ” сүзе [+фото]
Башкортстанда яшәүче Гөлфия Ярмөхәммәтова күктә гадәти булмаган болытларга игътибар итә. Игътибар белән караса, болытлардан гарәп хәрефләре белән "Аллаһ" дип язылган була. Шуны фотога төшереп, социаль челтәргә элә. - Рамазан аеның соңгы көннәрендә ерак юлга чыгып киттек. Ул 15 июльдән 16 июльгә каршы кич иде. Ул көнне җил дә юк, күк...
-
Әлмәт районында һәлакәт: ике баланың гомере өзелгән [фото +18]
Бүген, 20 августта, Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала: 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Һәлакәт 9:45 сәгатьтә "Әлмәт-Лениногорск" - "Әлмәт-Чупай" автомобиль юлы чатында булган. Беренчел фаразлар буенча, Scania йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе, икенче дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итеп, чатта юл бирми һәм 47 яшьлек кеше идарә...
-
Өч көн рәттән ял итәчәкбез
"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елда бәйрәм көн булган 30 август якшәмбегә туры килә. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм...
-
“Игелекле открытка” республикакүләм бәйгесе [+фото]
30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан "Игелекле открытка" республикакүләм бәйгесе игълан ителгән иде. "Президент белән бергә" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе белән берлектә Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы әлеге бәйгенең район этабын оештырды.
-
Дус кызларым һаман да идеаль ир-ат эзлиләр, ә минеке үрнәк булмаса да, үземнеке
Без чират торганда таныштык. Дус кызларым белән кинога дип килгән идек, касса янында таптанып торган егет аягыма китереп басканны сизми дә калдым. Иптәш кызларым аны әле бүген дә өнәми. Без Казанда көллият тәмамлаганга егерме елга якын вакыт узып киткән. Ул вакытта кинотеатрларда яңа фильмнар хәзерге кебек ай саен түгел, күп...
-
Вагыйз Минһаҗевның балалары "Вамин" җирләрен сатып ала
"Арча" җәмгыяте банкротлыкка чыккан "Вамин-Татарстан" җирләрен сатып алачак. Шунысы кызык: "Арча" җәмгыяте экс-сенатор һәм ТР Дәүләт Советының хәзерге депутаты Вагиз Минһаҗевның балалары - Фәридә Фазлыева һәм Минтимер Минһаҗев кулында булган "Коммерсант" хәбәр итүенчә, әлеге җәмгыять җир кишәрлекләре сату аукционында җиңүче булып танылган. Әлеге оешма Арча районындагы 33 мең квадрат метр...
-
Мәскәүдә уза торган "Мосваренье" фестиваленнән [фоторепортаж]
-
Полицейскийга ришвәт бирергә маташкан йөртүче 150 мең сум күләмендә штрафка тартылган
Казанның Вахитов районы суды 55 яшьлек А.Н.ы 150 мең сум күләмендә штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять ("Вазифаи затка ришвәт бирү") кылуда гаепле дип табылды. Суд ачыклаганча, 21 июнь көнне полицейскийлар "Богдан 2110" автомобиле белән идарә иткән А.Н.ны, автомобильдә...
-
Мәчеләрнең ачуын чыгарма, алайса... [кызыклы видео]
-
Танылган театр һәм кино актеры Лев Дуров вафат
Мәскәүдә 20 августка каршы төндә 83 яшендә Лев Дуров вафат булган. Актер соңгы ике атнада хастаханәдә иде. Танылган театр һәм кино актеры, театр режиссеры, мөгаллим, СССРның халык артисты Лев Дуров 1931 елның 23 декабрендә дөньяга килгән. Кинога 1954 елда төшә башлый һәм 160лап роль башкара. Аеруча "Д'Артаньян и три мушкетера",...
-
Бүген 83 яшендә Лев Дуров вафат булды
-
“Коммунист“ булып җитешкәнче [+фоторепортаж]
-Октябрятлар, пионерлар, комсомоллар һәм коммунистлар да бар бездә, - дип таныштырды "Курсабаш" җәмгыятенең Мичәнбаш бүлекчәсе ферма мөдире Миләүшә Бурдуковская.
-
Сабабаш авылында яшәүче Тәкмилә Халикова 90 яшьлек юбилеен каршылады [+фоторепортаж]
Сабабаш авылында яшәүче Тәкмилә Халикова 13 августта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев һәм Лесхоз авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин әбекәйне тәбрикләп, балалар игелеге, озын гомер теләде.
-
Җиргә таба магнит давылы килә
Җиргә таба магнит давылының яңасы килә. Ул бүген, 20 август, иртән килеп җитәр дип көтелә, диелә "ИПГ" федераль учреждениесенең гелиогеофизика хезмәте хәбәрендә.
-
Саба районында яшәүче агач астында калып үлгән
18 августта көндез Татарстанның Саба районында, тимер юлның 899нчы чакрымыннан ерак түгел урында, агач аударганда 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Арча районара бүлегендә әлеге очрак буенча башлангыч тикшерү үткәрелә. Фаразлар буенча, элек ир-ат агач кисүгә килешү төзеп, моның өчен бригада җыя. Эшчеләр трактор...