Дус кызларым һаман да идеаль ир-ат эзлиләр, ә минеке үрнәк булмаса да, үземнеке
Без чират торганда таныштык. Дус кызларым белән кинога дип килгән идек, касса янында таптанып торган егет аягыма китереп басканны сизми дә калдым. Иптәш кызларым аны әле бүген дә өнәми. Без Казанда көллият тәмамлаганга егерме елга якын вакыт узып киткән. Ул вакытта кинотеатрларда яңа фильмнар хәзерге кебек ай саен түгел, күп...
Без чират торганда таныштык. Дус кызларым белән кинога дип килгән идек, касса янында таптанып торган егет аягыма китереп басканны сизми дә калдым. Иптәш кызларым аны әле бүген дә өнәми.
Без Казанда көллият тәмамлаганга егерме елга якын вакыт узып киткән. Ул вакытта кинотеатрларда яңа фильмнар хәзерге кебек ай саен түгел, күп дигәндә, ярты елга бер тапкыр гына чыга иде. Шуңа күрә тулай торакта яшәүче кызларның бергәләшеп кинога йөрү гадәте бар иде. Җәйге сессияне уңышлы тәмамлагач, җыелышып, яңа фильм карарга киттек.
Касса янында басып торучы егеткә игътибар да итмәгән булыр идек. Тик бертуктаусыз йә кулындагы сәгатенә, йә халык килгән юлга баккан баһадир без, кызларга, бик көлке булып тоелды. Очрашырга сүз куешкан кешесе килмәгәндер дип уйладык. Касса янына килеп җиткәч, урын сайларга тотындык. Шул вакыт Фәрит аягыма китереп басты да. Гафу үтенүдән башланган танышу бик тиз җанланды. Ул безнең белән бергә кинога керергә рөхсәт сорады. Ризалаштык. Дөрес, бик тиз үкендек тә. Фәрит һәр нәрсәдән кимчелек табып, бертуктаусыз зарлана торган егет булып чыкты. Яңа фильмны да карый башламас борын бетереп ташлады. Бергәләшеп кино каравыбызның кызыгы да калмады хәтта. Фильмнан соң иптәшләрем бик тиз таралышты. Ә без тулай торакка таба җәяү киттек. Юл буенча дөрес төзелмәгән йортлар, уңайсыз сукмаклар турында күп ишеттем әле мин.
Тик Фәритнең күңеле яхшы. Кулыннан эш тә килә. Холкында кимчелекле яклары булса да, ошаттым мин аны. Кияүгә чыктым. Хәзер ирем сөйләгәннәрне ишетмим дә, тормыш өйрәтә икән ул. Ә бүлмәдәш кызларымның икесе дә Фәрит белән аралашмаска тырыша. Анда тискәрелек күп диләр. Аның каравы, мин кияүдә. Ә аларның берсе туйдан соң бер ел эчендә аерылса, икенчесе кияүгә дә чыкмаган әле. Һаман да идеаль ир-ат эзлиләр. Ә мин андыйлар юк дип уйлыйм. Ефәк тә шоп-шома түгел бит.
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.08.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев