21 июль 2021 яңалыклары
-
Иштуганда бала катнашында авария
Агымдагы елның 17нче июлендә 14:40 сәгатьтә Иштуган бистәсендә балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.
-
"Кечкенәдән үк үземнең биюче буласымны белә идем"
“Уңышның 1 проценты – сәләт, 99 проценты – хезмәт һәм тырышлык”, ди Альбина.
-
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләргә балалар утыргычлары бүләк иттеләр
“Иминлек гаиләдән башлана” профилактика чарасы кысаларында Әлмәтнең дәүләт автоинспекциясе инспекторлары “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә дүрт күпбалалы гаиләгә махсус балалар утыргычлары бүләк иттеләр.
-
Биләр тагын берләштерде
Ел саен районыбыз укучылары Биләр дәүләт тарихи-архиологик музей-тыюлыгы биләмәсендә узучы Форумда катнашып, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап, белем-осталыкларын арттыралар. Быел да 14-18 июль көннәрендә районыбызның 9 укучысы «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форумында катнашып кайтты. Биредә дүрт көн дәвамында укучылар социаль медиаресурслар белән эшләү чаралары белән якыннан танышып, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүматлар алдылар.
-
22 июльгә һава торышы
22 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14.+19˚, көндез +20.+25˚ градус җылы, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
-
Олы Кибәчедә "Зыятдин" чишмәсе ачылышы
Олы Кибәче авылында Шафиков Рифкать Зыятдин улы туган авылында чираттагы чишмә ачты һәм аны әтисе хөрмәтенә "Зыятдин" чишмәсе дип атады.
-
«Бердәм Россия» сәяси партияләрне сайлауларны имин уздырырга чакырды
«Бердәм Россия» сайлау алды кампаниясендә катнашучыларны яңа коронавирус инфекциясенә каршы чараларны төгәл үтәргә чакыра.
-
Мәктәптә атыш оештырган чакта Галәвиев үз-үзен белештермәс хәлдә булган дип тапканнар
Бу хакта «ОНК» газетасы – Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр итә.
-
Бакчачыга киңәшләр
Җәй уртасында яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен бакчаларда нинди эшләр башкарырга?
-
Саба асфальтын табадай, диләр
Юл төзелеше – нигездә апрель-октябрь айларын эченә алган сезонлы хезмәт. “Татавтодор”ның Саба филиалының зур тәҗрибә туплаган Илнур Сабуров, Илнар Шәфигуллин, Нияз Гәрәев, Фәргать Галәвин бригадалары шушы кыска чорда ел саен зур күләмле эш башкарырга өлгерә.
-
Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән
Кыз исән кала, аның гомере өчен медиклар көрәшә.
-
Лесхоз бистәсендә узган Корбан гаете
Фоторепортаж.
-
“Мичән” бодае 26 центнер тирәсе чыга
Быел урып-җыю гадәттәгедән атна-ун көнгә иртәрәк башланды, чөнки коры һава игеннәрне иртәрәк өлгертте.