Бакчачыга киңәшләр
Җәй уртасында яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен бакчаларда нинди эшләр башкарырга?
Июль аенда бакча участогында төп эшләр: су сибү, комплекслы тукландыру, чүп үләннәрен утау, җиләкләрнең мыекларын кисү, бәрәңге төпләрен йомшарту, помидор очларын кисү, кыяр, карбыз, кавын, кабак сабакларын “үрмәләтү”, төрле зарарлы бөҗәкләрне юк итү, дару үләннәре (бөтнек, чабрец, бака яфрагы, аптека ромашкасы, мәтрүшкә) җыю.
Яңа уңышка нигез салу алдыннан саклау урыннарында (базларда, келәтләрдә) дезинфекция һәм җыештыру эшләре үткәрү.
Июльдә һәр культура өчен тукландыру үткәрергә кирәк. Органик ашлама - суда кош тизәге эремәсен (1:25) яки сыерныкын(1:10), чабылган үләннәр төнәтмәсен, көл төнәтмәсен (10 л суга бер стакан ) кулланырга тәкъдим ителә.
Бу вакытта күп кенә үсемлекләрдә һәм агачларда корткыч - гөблә күзәтелә. Аны көлле-сабынлы яки тәмәке эремәсе, канлы үлән белән әрем, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәсе белән юк итәргә мөмкин. Яшелчә бакчасында лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртсаң да корткычларга каршы яхшы ысул булып тора.
Җәй уртасында иң куркыныч корткычлар һәм авырулар активлаша. Томат, баклажан, бәрәңге һәм борычта – колорадо коңгызы үрчи һәм фитофтороз барлыкка килә. Кәбестәдә бет- кыярда - пәрәвез талпаны үрчи. Боларга каршы атна саен биологик чараларны кулланырга кирәк. Кайбер яшелчәләрне, яшел тәмләткечләрне кабат җыеп алу өчен, аларны июль аенда чәчәргә кирәк. Укроп һәр 15-20 көн саен җәй буе чәчелә. Кресс-салат тиз өлгерә- яшел үлән инде ике атнадан барлыкка киләчәк. Шпинат өчен дә урын табыгыз. Руколла орлыклары 5-6 көннән чыгачак. Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм суган-порей да сезне сезон ахырында яшеллек белән сөендерәчәк. Ә киләсе язда, башка культуралардан иртәрәк чыгып, үсешне дәвам итәчәк. Редисны да июльдә (хәтта соңрак) ике атна интервалы белән чәчәргә мөмкин. Көн кыскара барса да, туфракта азот җитәрлек булса, барыбер сусыл үсемлекләр үсә. Июльдә кузаклыларны утыртырга соң түгел әле: борчак, фасоль һәм ногыт борчагы шулай ук шактый тиз өлгерә.
Бакчагызга лаванда, бөтнек һәм горчица утыртыгыз, корткычлар аларның исен яратмыйлар. Җимеш агачларындагы корыган ботакларны кисәргә кирәк. Алмагач, груша, чия, сливаны корткычларга каршы эшкәртү шарт. Җимешләре күп булган очракта агач ботакларын терәтеп кую мөһим. Коры һава торганда агач төпләрен йомшартып, чүбен утап торыгыз. Агач төпләрен мульчәләп куйсаң да була.
Җитешкән җимешләр коелып, череп бетмәсен өчен кура җиләген – көн саен, кара карлыганны җитешкән саен җыярга кирәк. Кызыл һәм ак карлыган гына ботакларында утыз көнгә кадәр тора ала.
Любовь ЗАНИНА. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев