22 апрель 2021 яңалыклары
-
23 апрельгә һава торышы
23 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2..+7°, көндез +13..+18° градус.
-
Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Алдагы сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында һава шартларының начарлануы көтелә.
-
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра
«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.
-
“Умырзая” балалар бакчасында экологик тәрбия
Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында узган атна дәвамында экологик тәрбия юнәлешендә балалар белән төрле чаралар үткәрелде. Шуларның иң зурысы- макулатура җыю.Бу акциядә балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар.
-
Аллерголог: Сезонлы аллергияне кыштан ук дәваларга кирәк
Дамира Әхмәтҗанова сезонлы аллергиядән интегүчеләр, ким дигәндә, өч, иң күбе биш ел дәваланырга тиешлекләрен әйтте.
-
Әгерҗе районында ташландык өйдә бер хатынны үтерүдә шикләнелгән ирләр мәете табылган
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Россельхозцентр рекомендует проверять пестициды на наличие действующего вещества
В этом году проверены 44 пробы пестицидов, из них в шести наблюдается снижение нормы действующего вещества и в двух – его отсутствие.
-
Россиядә пенсияләрнең бер өлешен автомат рәвештә билгеләргә ниятлиләр
Биредә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр, төбәкләрдәге социаль өстәмәләр һәм иминият пенсияләренең барлык төрләре хакында сүз бара.
-
”Игенче” җәмгыятендә хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә төрле елларда хезмәт куйган ветераннарга, изге Рамазан ае уңаеннан, азык – төлек тутырылган пакетлар өләшенде.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә күңелле чара
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән спартакиада үткәрде. Өлкәннәребез барысы да спорт уеннарында актив катнаштылар, яхшы кәеф һәм уңай энергия тупладылар.
-
Сергей Безруков Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты
Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.
-
Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация килде
21нче апрель көнне Саба муниципаль районына эш визиты белән Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация килде.
-
Янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашу
21нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен әңгәмә-очрашу оештырдылар. Чара «геройлык» төшенчәсе, геройлык һөнәрләре турында әңгәмә белән башланып китте. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда бер-береңә, якыннарыңа сакчыл караш тәрбияләү, кеше тормышының кыйммәтен күрсәтү, героик һөнәр ияләре хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларны табиб, янгын сүндерүче, су асты көймәсе, хәрби һөнәрләр, космонавт һөнәрләре белән таныштырды.
-
"Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате
22нче апрель көнне Бөтендөнья Җир көне уңаеннан Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. Чарада безне әйләнә-тирәдәге табигать турында да, бөтен тереклеккә сакчыл караш кирәклеге турында да сөйләштеләр.
-
Муниципаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Ифтар мәҗлесе
Кичә муниципаль хезмәткәрләр көне уңаеннан "Саба-Арена" спорткомплексында Ифтар мәҗлесе узды. Изге чара савапка булсын!