"Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате
22нче апрель көнне Бөтендөнья Җир көне уңаеннан Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. Чарада безне әйләнә-тирәдәге табигать турында да, бөтен тереклеккә сакчыл караш кирәклеге турында да сөйләштеләр.
Китапханәче Халыкара Җир көненә багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Бу көн-планетабызның барлык халкына табигатькә сакчыл карарга кирәклеге турында искәртү – Күргәзмәдә галактик далалар буйлап сәяхәт кылырга, җиребезне әйләнә-тирәдәге планеталар белән танышырга, табигать тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкин булган китаплар урын алды.
Фото: rdk-saby.do.am
Чыганак: rdk-saby.do.am
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев