23 апрель 2018 яңалыклары
-
Без - табигать дуслары
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тудыру, экологик тәрбия бирү зур урын алып тора.
-
Камал артисты Эмиль Талипов өйләнә?
21 апрель көнне узган ТМТВ премияләре тапшыру тантанасына кунак итеп Камал театры актеры Эмиль Талипов та килгән иде. Үзе генә түгел…
-
Футбол җитә. Машинаны кая куясы?
Казанда Дөнья чемпионаты барган көннәрдә транспорт йөреше үзгәрәчәк. Чит илләрдән килгән кунакларны һәм җанатарларны төп каршы алу урыны – “Казан” Халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы. Андагы хезмәткәрләр махсус әзерлек узган инде.
-
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
"Татар телен белгәч, Казанда кешеләр белән сөйләшергә җайлы", - ди Сүмәя Шәнәр.